Әнием Бибигайшә Нәҗиева чиккән сөлгеләрне, кашагаларны бүген дә эшемдә бик яратып кулланам.
Аларны әнием минем бирнәгә әзерләгән булган. Күп еллар бу матур чигүле әйберләр йортыбызны бизәп торды, ә хәзер алар — әниемнең якты истәлеге, кадерле ядкаре.
Бу чигүләргә инде 60 елдан артык вакыт узган. Һәр бизәгендә — әниемнең тырышлыгы, мәхәббәте һәм күңел җылысы.
Әниемнең кул эшләрен саклап, киләчәк буыннарга җиткерү — минем өчен зур горурлык. Бик зур рәхмәт сиңа, әнием!
Миләүшә Сәлахиева,
Бакырчы мәдәният йорты мөдире
Нет комментариев