Альмира Сәйфетдинова оныкларына гармун серләрен өйрәтә
«Яшел Үзән» газетасы редакциясе милли тамырларыбызга игътибарны арттыру, гаилә тарихына хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, аны өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларда, яшүсмерләрдә һәм өлкәннәрдә ата-бабаларыбызга, туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук уникаль гаилә ядкәрләрен барлау һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан, «Гаилә ядкәрләре» проекты кысаларында истәлекләр туплый.
Элек авылларда бер генә бәйрәм дә гармунсыз узмаган. Татар Танае авылында яшәүче, җыр-моңга һәм гармунга гашыйк Сафиннар гаиләсен белмәгән кеше сирәктер. Гаиләдә гармун моңы буыннан-буынга күчеп килә.
Үзен белә башлаганнан бирле кулыннан гармун төшмәгән Альмира Сәйфетдинова бүген дә бу изге мирасны дәвам итә – оныкларына гармун серләрен өйрәтә. Алар милли моңны тоеп, аны күңелләрендә саклап үсүе үзе үк зур кыйммәт.
Еллар узган саен тарихка әверелә баручы бу гармуннар һәм алар белән бәйле хатирәләр киләчәк буыннар өчен дә кадерле ядкәр булып саклансын, күңелләрдә милли моңыбызны яңартып торсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев