26 октябрь 2024 яңалыклары
-
Норлатта мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашкан
«Халык фронты»ның Норлат штабында 6А сыйныфы волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы, десантчы Максим белән очрашкан.
-
Ялгышу (хикәя)
Туксанны куган Әминә карчык ялгыша башлады. Олыгайган әнисен шәһәргә үз янына карарга алган кызы Рәзинә, башта ни уйларга да белмәсә дә, тора-бара аның ялгыш ычкынган сүзләреннән хикмәт таба башлады. - Курчагым минем, Рәзинәкәем, егыла күрмә. Сикермә, бәбекәчем... Колынчыгым минем... Кырыс холыклы әнисеннән беркайчан да мондый иркә, ягымлы сүзләрне ишетмәгән Рәзинә авызын ачып тын калды. “Колынчыгым...” Их, әнекәй, нигә вакытында әйтмәдең икән бу сүзләрне? Үскән чакта, наз җитмәгән чакта...”
-
Ильмира Нәгыймованың махсус операциядәге энесе кайткан
Җырчы Ильмира Нәгыймованың бертуган энесе үзе теләп хәрби операциягә киткән иде.
-
Яшел Үзән – бәхетле гаиләләр районы
Казанда республиканың муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы бара. Быел бәйге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Гаилә елы эгидасы астында уза.
-
Зөлфирә Мирзаянова: «Алмаз булмаса, мин үз эчемә ябылган булыр идем...»
«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында җырчы Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова ире Алмаз Мирзаянов турында сөйләде.
-
Татарстанда 3302 гаилә «Демография» проекты буенча ана капиталының калган өлешен алган
Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 3 меңнән артык гаилә ана капиталының калган өлешен алу мөмкинлегенә ия булды, дип хәбәр итә РФ Социаль фондының төбәк бүлеге матбугат хезмәте. Әйтергә кирәк, элек россиялеләрнең андый мөмкинлеге юк иде.
-
Әйшә мәктәбендә «Геройлар белән очрашу» дигән чара узды
«Движение первых» – «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия проекты кысасында уздырылган чараларда укучылар, гадәттә, кызыклы шәхесләр белән очраша. Шундый чара Әйшә урта мәктәбендә булып, ул «Геройлар белән очрашу» дип аталды. Аңа махсус хәрби операциядә катнашкан Руслан Галиәкбәров һәм Евгений Антышев чакырылды.
-
Мулла Иле мәктәбендә үзидарә көне булып узды
8-9 сыйныф укучылары үзләрен “укытучы” сыйфатында сынап карады.
-
Абыйлары туган авылына вафат булгач кына «кайткан»
Абый гомер буе Мәскәүдә яшәде.
-
Бәхет урлаучы (хикәя)
Ирем кайнанамның яратмаган баласы. Шулай да була икән ул. Менә шул яратмаган бала үги әтисенең бөтен мирасына ия булды. Айрат мине беренче тапкыр өйләренә алып барганда ук әнисенең аны яратып бетермәвен сизенгән идем. Һаман Айратны нәрсәгәдер ачулана, төртелә. Миңа мөнәсәбәтен әйтеп тә тормыйм. «Кайдан таптың моны?» дип кычкырып кына әйтмәде. Ә менә басынкы, үзен чын аристократларча тоткан үги әтисе бөтенләй башкача сөйләште...
-
«Мазда» автомобиле юл кырыендагы бетон блокка барып бәрелгән
Узган атнада 119 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
-
БРИКС саммиты тәмам, яхшы һава торышы да
***