Абыйлары туган авылына вафат булгач кына «кайткан»
Абый гомер буе Мәскәүдә яшәде.
Елга бер булса да кайтып килергә тырыша иде. Олыгая баргач, күрешүләр сирәгәя башлады. «Мин үлгәч, туган авылымда җирләрсез», – дип балаларына әйтеп калдырган. Алып кайттылар, бөтен шартларын туры китереп, җирләдек. Җиткерәсе фикерем шул: адәм баласы нинди генә әйбәт тормышта яшәмәсен, аны туган җире барыбер үзенә тарта.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев