«Мазда» автомобиле юл кырыендагы бетон блокка барып бәрелгән
Узган атнада 119 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Шуларның 27сендә матди зыян китерелгән. 1 юл-транспорт фаҗигасендә имгәнүче булган. 1 очракта кеше һәлак булган. 14 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «Лада» автомобилен йөртүче 28 яшьлек ир борылышта юл йөрү кагыйдәсен бозуы сәбәпле, 51 яшьлек ир йөртүендәге «Пежо» автомобилен бәрдергән. Нәтиҗәдә, «Лада» йөртүченең баш мие селкенгән, бәрелгән урыннары булган. Аны район үзәк дәваханәсенең травматология бүлегенә госпитализацияләгәннәр.
Мәскәү – Уфа юлының 787 км + 500 метрында «Мазда» автомобилен йөртүче 36 яшьлек ир юл йөрү кагыйдәсен бозуы, куркынычсыз кырый интервал сайламавы сәбәпле, машинасы белән юл кырыендагы бетон блокка барып бәрелгән. Күп санлы җәрәхәтләр белән Казанның 7нче хастаханәсенә госпитализацияләнгән йөртүченең гомерен медиклар да саклап кала алмаган.
Фото: Telegram-канал / «НеКазань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев