Мулла Иле мәктәбендә үзидарә көне булып узды
8-9 сыйныф укучылары үзләрен “укытучы” сыйфатында сынап карады.
- Дәресләр укучылар һәм яңа "укытучылар" өчен дә кызыклы булды.
Барлык балалар да үз вазыйфаларына җаваплы карады һәм үткәрелгән дәресләрдән, чаралардан канәгать калды. Кемдер үзендә яңа сыйфатлар тапты, ә кемдер оялуны, куркуны, уңайсызлануны җиңә алды.
Һичшиксез, бу чарадан, вакытны файдалы уздырып, тәҗрибә туплап, бәлки үзенә булачак профессияне дә сайлаучылар булгандыр, дип ышанам.
Сыйныфларда чын укыту-тәрбия эше алып барылды. Яшь укытучылар түбән сыйныфларга бик ошады, балалар сорауларга бик теләп җавап бирде.
Соңыннан, мәктәп укытучылары үзләренең хисләре белән бүлеште. Югары сыйныф укучыларының бу эшкә бик тә җаваплы караулары аларның күңеленә бик хуш килде.
Шушындый чараларны оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә. Мондый мизгелләр без, укытучыларда, үзебезнең һөнәребезгә карата зур горурлык хисләре уята, – дип сөйли Рамил Садыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев