Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Әйшә мәктәбендә «Геройлар белән очрашу» дигән чара узды

«Движение первых» – «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия проекты кысасында уздырылган чараларда укучылар, гадәттә, кызыклы шәхесләр белән очраша. Шундый чара Әйшә урта мәктәбендә булып, ул «Геройлар белән очрашу» дип аталды. Аңа махсус хәрби операциядә катнашкан Руслан Галиәкбәров һәм Евгений Антышев чакырылды.

Чараның патриотик рухта алып барылуыннан тыш, анда катнашучылар кызыксындырган сорауларына җавап та тапты. Беренчедән, мәктәп активына чыгыш ясарга, Россия һәм Татарстан гимнарына кушылырга, дулкынланырга мөмкин булды. Икенчедән, армия, сугыш тематикасы һәм солдатлар белән якыннан танышу һәр укучы өчен укылмаган китап кебек.

Әйе, хәзер илебез катлау­лы чор кичерә. Ир-егетләр махсус хәрби операциядә бурыч үти. Шуңа күрә, батыр­лар белән күрешүләр истәлек­ле һәм эчтәлекле уза.

Әлеге очрашуда Әйшә халкының да МХОга даими рәвештә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашуы билгеләнми кала алмады. Мәсәлән, Первяковлар гаиләсе. IX сыйныф укучысы Илья Первяков, үз инициативасы белән окоп шәмнәре ясый. Аларны ул 600дән артык ясаган инде. Әбиләре МХО өчен сетка үрә, әтиләре сугышчы якташларына гуманитар йөк алып баруларда катнаша. Шәмнәр генә түгел, генераторлар, очу аппаратлары һәм хәтта автомобильләр дә җыеп илтәләр. Мондый ярдәм, һичшиксез, солдатларның рухын күтәрә.

ТР буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды Яшел Үзән филиалының социаль координаторы Фирая Вахрамиева фондның максаты, РФ Геройлары, дәүләт бүләкләре турында сөйләде.

Ә инде МХО зонасында зур батырлыклар кылган Татарстан геройлары турындагы әңгәмә укучыларда зур кызыксыну уятты. Һәр геройның биографиясе яшьләргә үрнәк. Шунысы үзенчәлекле: аларның барысы да Казан танк училищесын тәмамлаган. Ә безнең шәһәр ветераннары арасында Батырлык ордены кавалерлары бар. Шулардан – Руслан Галиәкбәров (безнең газетада аның турында язма чыкты). Ул Кызыл Яр авылы мәктәбендә укыган. Аның турында мәктәп директоры Гөлнур Зыятдинова да җылы сүзләрен җиткерми кала алмады: «Мин аңа татар телен укыттым. Руслан һәрвакыт гадел булуы белән аерылып торды. Бер нәрсәдән курыкмады, максатчан иде. Укытучы булып эшләгән әнисенең йөзенә кызыллык китермәде. Махсус хәрби операциядә аның үз бурычын намус белән үтәгәнен беләбез. Хәзер дә ул үз принципларына тугры калып, яраланып кайт­са да, кул кушырып утыр­мый. Сугышчан дусларына ярдәм итә. Зур рәхмәт сезгә, егетләр! Без сезнең белән горурланабыз!»

Руслан, үз чиратында, рәхмәтен белдереп, мондый чараларны мәктәпләрдә ешрак уздырырга кирәклеген ассызыклады.

Икенче ветеран – Евгений Антышев (рәсемдә) Батырлык өчен медале белән билгеләнгән. Ул шәһәрнең 13нче мәктәбен тәмамлаганнан соң 15нче һөнәри учили­щега укыр­га керә. Анда автослесарь белгечлеге ала. Армия хезмәтен Краснодар төбәгендә уза. Өйләнгән, ике баласы бар. Гәрдә йортын үз көче белән сала. Бик матур һәм зур йортта яшиләр. МХОга мобилизация буенча алына. Ә инде анда Евгенийга чын мәгънәсендә утны-суны кичәргә, алгы сызык михнәтләрен күрергә, хезмәттәшләрен югалтырга, каты яраланырга, хәтта бер үлеп терелергә дә туры килә. Умыртка сөягенә зур зыян салыну сәбәпле, ул башта хәрәкәтләнә дә алмый. Зур кыенлыклар белән Казанга кайтарылгач та, яраларын төзәтү җиңел бирелми…

Әлфия Зыякаева язмасының дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №41 (18 октябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев