Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Риза була белик

Әссәламәгаләйкүм, кызлар. Бу хакта күптән язасым килеп йөри иде, ниһаять, вакыт таптым. Тәрбия - мәңгелек тема ул.

Мин якын-тирәмдәге кешеләрне күзәтергә яратам. 53 еллар очрашмаган, Казанда яшәүче балачак дустым Гөлсинә мине туганым Мәхмүд аша эзләп тапты. Кунакка йөрешеп тә алдык. Күптән түгел "Сосновый бор" дигән тукталышта урнашкан дачасында булырга туры килде.

Бик чакыргач: "И, Совет заманыннан калган иске дачасында ни күрсәтер икән?" - диебрәк барган идем. Гөмбә вакытында кунакка бик йөрергә яратмыйм. Шуңа да "төштән соң өйгә кайтам инде, дускай" дигән шарт белән бардым һәм телем тик тормаганга үкенеп, теләр-теләмәс кенә, кунмыйча кайтып киттем. Дачасы бик ошады!

Гөлсинә - шәһәр кызы. Балачакта, 6-8нче сыйныфларда, ялгыз яшәүче Рәхимә әбисенә иптәш булырга минем туган авылга кайткан иде. Бик ачык, уңган, яхшы дус булып чыкты ул. Күрше авылга йөреп укый идек, аны дружина советы рәисе итеп куйдылар, русчасы шәп булганга руслар белән бер сыйныфта укыды. Авыл балалары белән тиз дуслашты. Әбисе динне яхшы белгәнгә, оныгын да мәрхәмәтлелеккә, күрше, авылдашлар хакын хакларга, хезмәткә өйрәтте. Совет заманында аларга дача өчен өч сутый җир бирелгән булган. Анда бөтен нәрсә сыйган: ике катлы верандалы өй дә, кечкенә мунча, сарай, теплица, агачлар, чәчәкләр, түтәлләр дә... Һәрнәрсә пөхтә, яратып эшләнгән, күз явын алырлык. Чүпнең заты да юк. Ире күптән үлсә дә, зарлану, кеше сөйләү, беркемгә үпкәсе юк. Гөлсинә булдыра алганча, бала-оныкларына булыша, туганнарын, дус-танышларын кайгырта.
Ул бик юмарт, киң күңелле. Мин шул ярты көн булган вакытта да, әллә ничә күршесе керде, һәрберсен ачык йөз белән каршылап, кыстап, чәй эчерде. Һәммәсенә юату сүзе таба, тәмле сыйларын чыгара. Шул арада мунча ягып (утынын үзе ярды), юынып та чыктык. Яннарындагы матур күл буенда, каеннар арасында да йөрдек: яшьлекне, авылны, балачак дусларны, кызыклы хәлләрне искә алдык.

Иң шәп дуслар самими балачактан кала икән ул. Тәрбия әбисеннән килгән: кешегә авырлык китермәү, һәркемгә күңел җылысын бирү, якыннарны өзелеп ярату, кияү-киленнәр арасына кермәү, кеше хәтерен калдырмау, читләр әйберенә тимәү…

Безнең авыл 50-60 йортлык кына иде, шундагы бөтен авыл әбисен сагынып, өйләре яныннан үтәм. Үзләре мәңгелек йортта, әмма безне якын итеп, бар ризыкны бүлешкәннәре, бергәләп “уфалла” тартканнары, дини бәйрәмнәрне уздырганнары хәтердә. Урыннары оҗмахта булсын!

Пөхтәлеккә дә авыл әбиләренә булышырга кергәч өйрәнә идек. Аскы урамдагы Маһруй әбинең ишек алдында җәелгән ак зур ташларына кадәр юуы истә. Маһируза әбинең чигүле чаршаулары, карават япмалары, идәндә үзе кулдан суккан паласлары, Рәхимә әбинең безнекеннән тәмлерәк тоелган шомырт агачы, авылдагы һәр әбинең безне кочулары истә... Бәрәңге утырту, каз йолку өмәләре онытылмый... Авылның һәр өйдәге әбисе үзебезнеке кебек ягымлы, тәмле телле, күчтәнәчкә юмарт булды. Аллаһка мең шөкер, яхшы кешеләр күп!
Бишнәдә ике килендәш Фирдәвес белән Зөлфирәне дә яратып күзәтәм. Шулай ук ирләре иртә китте, Аллаһ оҗмахларны насыйп итсен. Икесе дус күбрәк бергә юлымда очрыйлар... Каенана-каенаталарын җылы сүз белән искә алалар, юксыналар... Һәрвакыт ачык йөз белән хәл сорашып тукталып китәләр, рәхмәт яугырлары. Мин аларны бераз Коръән укырга гына өйрәткән идем, менә шулай хәл белешү дә хөрмәтләүгә керә инде. Фирдәвес - бик оста җырчы, Бишнә кызы. Авыл турында җыры да бар. Концертта яңгыраган моңлы җырлары артистларны дә уздыра. Бишнәдә озак еллар китапханәче булды, эшен яратып, җиренә җиткереп башкарды. Күпме бәйрәмнәр, конференцияләр үткәрде, үз акчасына бүләкләр алып, язучылар белән очраштырды. Беркайчан ах-вах килми, матур итеп кешеләр күңелен күрә белде. Хәзер пенсиядә, матур ял итүләр язсын! Аның аягы җиңел булды, ул лаеклы ялга киткәч, артыннан үзе кебек эшләүчеләр килде. Ләйлә дә тырыш булды, хәзер Кристина шулай ук намус белән эшли. Китапханәгә барасы килеп кенә тора. Зөлфирә бу авылга килен булып төшкән. Шундый тыйнак, барлык кешегә ягымлы. Бик оста тегүче. Бишнә мәктәбендә завхоз булып, аннан хезмәт укытучысы булып та эшләде. Күпме укучы тегү, бәйләү серләренә аннан өйрәнде. Шул исәптән, кечкенә кызыбызны бу һөнәрләргә ул өйрәтте. Без аңар бик рәхмәтлебез. Икесенә дә, Аллаһ шулай канәгәть булып яшәргә, бала-оныклар куанычы күреп, сәламәтлектә, тынычлыкта яшәүләрне насыйп итсен. Мондый кешеләр белән күрешү, гәпләшү дә дөнья рәхәте. Интернетта киленнәр каенанадан, каенаналар киленнән зарлана. Бар нәрсә иң беренче үзебезнең тәрбиялелектән тора. Кеше кечкенәдән өендә нинди тәрбия алса, шуны дәвам итә. Әти-әни үрнәге - чын, яхшы үрнәк.
Халык арасында зарланучылар күп. Яңгыр яумаса, яумый, диләр, яуса, кайчан туктап, кайчан кояш чыгар, дип борчылалар. Кояшлы, эссе көн булса, салкын көтәләр... Аллаһ үзе белә. Безгә канәгать булырга, әлхәмдулиләһ, биргәненә шөкер, дип тору кирәк, күп канәгатьсезлек күрсәтергә ярамый.

Югарыда саналган, мин хөрмәт иткән кебек кешеләр тагын да күбрәк булсын. Малай- кызыбызның яратып сайлап алган хатынын, ирен үз балабыз кебек яратыйк. Кысылып тормышларын бозмыйк. Һәр кеше җиргә бәхетле булу өчен туа. Бәхетле булып яшәү сере - гаилә тәрбиясен дөрес бирү. Кешеләрне яратып, хөрмәтләп яшик.

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев