БРИКС саммиты тәмам, яхшы һава торышы да
***
26 октябрьдә циклон Татарстанга төньяк-көнбатыш һава агымнарын алып киләчәк. Урыны белән яңгыр көтелә, кайбер районнарда юеш кар явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы 0дән +3 градуска кадәр, ә көндез +2дән +7 градуска кадәр җылы булачак.
27 октябрьдә температура фоны төшүен дәвам итәчәк. Төнлә -2дән +3 градуска кадәр, ә көндез +1дән +6 градуска кадәр нульдән югарырак булыр дип фаразлана. Көндез бераз яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин.
Якынча фаразга күз салсак, 28-29 октябрьдә төнлә -3тән +2 градуска кадәр, көндез +2дән +7 градуска кадәр көтелә. Атмосфера басымы югары булуга карамастан, дүшәмбе урыны белән азрак яңгыр, юеш кар явачак. Сишәмбе көнне явым-төшем булу ихтималы аз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев