Яшел Үзән – бәхетле гаиләләр районы
Казанда республиканың муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы бара. Быел бәйге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Гаилә елы эгидасы астында уза.
Узган җомгада яшел үзәнлеләр Казанны гөрләтте. Райондашларыбыз В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында буыннан-буынга тапшырылып килә торган, мәдәни-тарихи, этнографик мирасны чагылдырган бай программа әзерләде. Биредә мәдәни байлыкны, милли ашларны, халкыбызның гореф-гадәтләрен тәкъдим итүче интерактив мәйданчыклар, күргәзмәләр эшләде. «Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы» хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы апаларыбыз, егетләребез бер генә кунакны да битараф калдырмагандыр.
Бакырчы өлкәннәре – шәл бәйләү, Олы Ачасыр уңганнары – йонны язу, эрләү, кату һәм оекбаш-бияләйләр бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте. Чарага килүчеләр данлыклы Шырдан катыгын һәм Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы хезмәткәрләре бөек якташыбыз, мәгърифәтче рецепты буенча әзерләгән үлән чәйләрен яратып авыз итте. Шулай ук, Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре токмач кисү буенча осталыкларын күрсәтеп кенә калмады, ә милли ризыгыбыз – токмачлы аш белән дә сыйлады. Олы Яке, Күлбаш авылы ансамбле кызлары, егетләре чыгышлары да бәйрәмгә ямь бирде. Чарада музей берләшмәсе, балалар сәнгать мәктәбе, «Блик» галереясе вәкилләре һәм гамәли сәнгать осталары актив катнашты.
Бәйгенең икенче өлеше сәхнәдә – Яшел Үзән районы һәм шәһәре иҗат коллективлары һәм солистлары әзерләгән искиткеч бай концерт программасы белән дәвам итте.
Яшел Үзән районы мәдәният учреждениесе символы итеп зөбәрҗәт очраклы гына сайланмаган. Табигатьтә бу таш әллә ни аерылмый, ләкин эшкәртелгәннән соң якты һәм күпкырлы була. Шулай ук, зөбәрҗәт – мәхәббәт, яшьлек һәм тугрылык символы да. Бу эпитетлар Гаилә елына бигрәк тә туры килә.
– Зеленодольск районы Россия Федерациясе төбәкләрендә уздырыла торган сәнгать мәдәниятен тәкъдим итү буенча зур чараларда һәрвакыт гаҗәпләндерә, мин хәзер Сабантуй бәйрәмен күздә тотам, – ди мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. – Мин чын күңелдән районга иминлек телим, Татарстанның чәчәк атуында Яшел Үзән муниципаль районының өлеше зур.
Бу көнне Яшел Үзән районы мәдәниятенең, тарихының, халкының һәрьяклап бай, талантлы, уңган булуын күрсәтә алды. Республика алдында сынатмадык, афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев