23 август 2025 яңалыклары
-
Хатын-кызның ашказанында лезвие тапканнар
***
-
Ир сайлаганда алсу күзлегегезне салыгыз, кызлар! (редакциягә килгән хат)
Быел мин бик зур йөктән котылдым. Хатын-кыз түзә-түзә дә, җитди адымга бара ул, егетләр. Менә шул. Гашыйк баштан йөргән егетеңнең нинди булуын күрмисең бит ул. Җитешсезлекләрен башкалар әйтсә-күрсәтсә дә тыңламыйсың да, ишетмисең дә. «Завидуй молча» дип, эчеңнән генә телеңне күрсәтәсең дә, сөйгәнеңнең кочагына ныграк сыенасың. «Аңа кияүгә чыгарга уйламыйсыңдыр бит, тормыш алып бара торган түгел ул, кара кызый!» – дип миңа да әйтүчеләр булмады түгел. Ии, колак саласыңмени андыйларга?!
-
Үзеңә кебек эшләргә кирәк (гыйбрәтле язма)
Бер прораб яшәгән. Гомере буе йортлар төзегән, тик картайган һәм лаеклы ялга китәргә карар кылган. – Мин китәм, – дигән ул җитәкчесенә. – Пенсиягә китәм. Карчыгым белән оныклар карыйм. Хуҗага аның белән хушлашырга жәл булган һәм ул аңарга: –Тыңла әле, әйдә болай итәбез – син тагын бер, соңгы йорт төзе дә, сине ялга озатабыз. Яхшы премияләр белән! – дигән. Прораб...
-
Табигатьтә шифа чыганагы: Тырнак гөл – табибтыр ул
Күпчелек очракта әлеге янып торган сары чәчәкләргә өстән генә карап узабыз һәм аның янында, чүп үләненә тиңләштереп, йолкып ату өчен генә иеләбез. Җыеп, киптереп, рәхәтләнеп кулланырга да бит, югыйсә. Тырнак гөлнең (календула турында сүз бара, аңлап бетермәгән булсагыз) берничә файдалы сыйфатларын санап үтик һәм сезнең, һичшиксез, аңа карашыгыз үзгәрер.
-
Динә Латыйпованы Илсөя Бәдретдинованы кабатлауда гаеплиләр
Шушы көннәрдә җырчы Динә Латыйпова үз сәхифәсенә бик матур фото урнаштырган иде. Әмма мактау сүзләре урынына, җырчы кискен тәнкыйтькә юлыккан.
-
Махсус хәрби операция зонасына килешү төзеп киткән яшел үзәнле Рөстәм Таиланов ярты ел гына хезмәт итеп өлгергән
Апрель уртасында килешү төзеп, МХОга юл тота ул. Әнисе, күршеләр дә анда киткәнен белмәдек. Әнисен борчуга саласылары килмәгәндер инде. Читкә эшкә киткән дип уйлап, язны, җәйне, көзне үткәрдек. Ярты ел сугышта йөргән, гаиләсе белән гел сөйләшеп торган. Ноябрь аенда хәбәре өзелгән. Шуннан соң...
-
Осиновада 1 яшьлек бала дару препаратлары эчеп агуланган
***
-
Без барыбыз да шул көнне үлдек (тормыштан)
Көн карасу, көзге җил тәнеңне теткәләп, үтәли өшетә. Юл буенда сары яфраклар бөтерелеп оча, ә мин кызымның кулын кысып тотып барам. Бара идем... Кызым мәктәптән кайта, портфелендә рәсем дәфтәрләре, ә күзләрендә – шатлык. «Әни, бүген безгә укытучы «бишле» куйды», – диде ул, елмаеп. Юл аша чыкканда, тирә-якка карадык та кебек. Әмма бер мизгелдә бөтен дөнья кинәт ишелеп төште. Бер секунд эчендә куркыныч тавыш, тимер шыгырдавы һәм тормоз тавышы...
-
Татарстанда яшьләр клубларын ремонтлау эшләре 90% тәмамланды
Татарстанда яшьләр (үсмерләр) клубларын капиталь ремонтлау дәүләт программасы буенча эшләрнең гомуми күләме 90 процентка җиткән. Программа 2019 елдан бирле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырыла.
-
Ул минем өчен Герой!
Авылга кайтып, бер атна үткәч, Гәрәй абыйга 23 яшь тула. Шул яшьтән ул беренче группа инвалид, хәрби пенсионер булып, 1946 елның сентябреннән үзенең яраткан хезмәте – укытучылык белән шөгыльләнә башлый. Үзенең киләчәк тормышын Гәрәй абый Бухариева Рауза белән бәйли. Аларның бер-бер артлы Илдар, Ринат, Марат һәм Илдус исемле малайлары туа. Ләкин язмышның гел ак төсләре генә булмый, соры төсләре дә була шул. Гәрәй абыйны тагын тормыш сынавы сагалап торган икән...
-
23нче августка һава торышы
Бүген аязучан болытлы һава торышы булачак.