Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Динә Латыйпованы Илсөя Бәдретдинованы кабатлауда гаеплиләр

Шушы көннәрдә җырчы Динә Латыйпова үз сәхифәсенә бик матур фото урнаштырган иде. Әмма мактау сүзләре урынына, җырчы кискен тәнкыйтькә юлыккан.

Динә Латыйпованы язылучылары индивидуальлеген югалтуда гаепли. Алар фикеренчә, җырчы яңа образы белән «тач Илсөя Бәдретдинова» булган да куйган.

«Илсөя дип торам!», «Бәдретдинова клоны», «Илсөя копияләрен эзләп йөргән иде, ерак та булмаган икән, югыйсә», «Сез индивидуальлегегезне югалткансыз. Бөтен попса эстрада бер-берсен кабатлый. Әллә инде барыгызга бер визажистмы сезнең? Бик моңсу», – дип, бихисап күп комментарийлар калдырганнар аңа.

Кайберләренә Динә Латыйпова җавап та кайтарган. «Илсөя, Ильмира, Динә, Зинира – барысы да бер төсле», – дип комментарий калдыручыга Динә Латыйпова: «Алай ук яшьләр белән бер сафка бастырмагыз инде», – дип җавап биргән.

«Нигә шулай кыланырга инде? Үзегез булып калыгыз. Һәр кешенең үз йөзе булырга тиеш. Бу – профессиональ визаж яки фотошоп булса да, башка стиль сайларга була бит. Илсөя ул – бер генә, күпме генә кабатламасыннар», – дигән комментарий иясен җырчы: «Зәйнәпкә охшатып буярга кушкан идем, югыйсә», – дип шаярткан.

«Кызлар, мин ничек Илсөягә охшый алыйм инде! Ул бит минем сеңлем кебек кенә әле. Ә менә буяуны кызганмадылар. Рафаэль абыйның туган көненә дип, күпме кирәк сөрттеләр. Югач бетте инде. Мин хәзер шул ук Динә апагыз», – дип йомгаклаган һәм язылучыларын тынычландырырга ашыккан артист.

Сез дә карагыз әле, ике җырчы арасында охшашлык бармы?

Интертат

Фото: Динә Латыйпова сәхифәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Курэсен, бер ук визажист, бер ук макияж, бер ук стилистка йормэсэлэр дэ , жырчылар гына тугел, бар артисткаларыбыз да, бер тосле булуында алар гаепле тугелдер. Минемчэ, шул олкэдэ эшлэуче hонэр иялэре кайвакыт шулай бар клиентларын да ( русчалап эйтсэк, под одну гребенку) матурлыйлар.