Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

Махсус хәрби операция зонасына килешү төзеп киткән яшел үзәнле Рөстәм Таиланов ярты ел гына хезмәт итеп өлгергән

Апрель уртасында килешү төзеп, МХОга юл тота ул. Әнисе, күршеләр дә анда киткәнен белмәдек. Әнисен борчуга саласылары килмәгәндер инде. Читкә эшкә киткән дип уйлап, язны, җәйне, көзне үткәрдек. Ярты ел сугышта йөргән, гаиләсе белән гел сөйләшеп торган. Ноябрь аенда хәбәре өзелгән. Шуннан соң...

Ватанны саклау һәр ир-егетнең изге бурычы. Моны төрлечә үтәргә була. Соңгы вакытта күпләр контракт төзеп махсус хәрби операциядә катнашу белән үзләренең чын патриот икәнлекләрен исбатлый.

Менә шундый батырларның берсе – үз теләге белән «Мин Ватанны сакларга барам!» – дип сугышка китүче Рөстәм Таиланов турында язарга булдым.

Рөстәм тумышы белән Үзбәкстан якларыннан. Га­иләдә икенче бала булып тәрбияләнгән. Әнисенең сөйләве буенча бик акыллы, намуслы, үз сүзендә нык торучы, тырыш бала була ул. Мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укый. Тугызынчы-унын­­чы сыйныфларда Су­во­ровчылар мәктәбендә бе­лем ала. Армия хезмәтен Германиядә үтәп кайта.

Тормышта алган беренче күнекмәләр, патриотизм хисе МХОга китәргә этәргеч биргәндер инде.

Ул үзенең гаиләсе белән бер нәрсәсез Олы Шырдан авылына кайтып урнаша. Кечкенә генә такта йорт сатып ала. Әкрен генә мунча, яңа йорт җиткереп чыга, суын, газын кертә. Яшәү өчен бөтен уңайлыкларын булдыра. Яшә генә. Тик Рөстәм бик үҗәт кеше, бер урында гына таптана торганнардан түгел. Тормышын тагын матурлау, үзгәртү өчен еракка китеп зур акчалар эшли. Берничә елда Яшел Үзән шәһәренең «Могҗизалар кыры» бистәсендә әллә ничә бүлмәле зур йорт җиткереп чыга.

Олы Шырданнан гаиләсе белән күченеп китсә дә, ул авыл белән араны өзмәде. Олы яшьтәге әнисе янына кайтып авыр эшләрдә гел булышып торды. 2024 елның кышы бик карлы булды. Соңгы тапкыр әнисенең тирә-юньнәрен чистартты, күршеләр белән күрешеп, хәлләрне белешеп аралашты. Апрель уртасында килешү төзеп, МХОга юл тота. Әнисе, күршеләр дә анда киткәнен белмәдек. Әнисен борчуга саласылары килмәгәндер инде. Читкә эшкә киткән дип уйлап, язны, җәйне, көзне үткәрдек. Ярты ел сугышта йөргән, гаиләсе белән гел сөйләшеп торган. Ноябрь аенда хәбәре өзелгән. Шуннан соң инде әнисенә дә әйткәннәр. Тиешле урыннарга барып, ДНК биреп, эзләтеп, дүрт айдан соң мәетен алып кайтып, Яшел Үзән шәһәре зиратына җирләделәр.

Әнисе Хәлимә апа да, хатыны Тазагөл, кызы Рәхимә дә аның батыр исеме белән горурлана. Рөстәм турындагы видеоларны, фотоларны, истәлекләрне гел барлыйлар, Ирек Сафин язган шигырьне кат-кат укыйлар. Альбом төзергә җыеналар. Аллаһ Тәгаләдән сәламәтлек, кайгыны күтәрерлек көч сорыйлар. Кеше гомере бик кадерле. Аны бернинди зур байлыкка да тиңләп булмый. Хәсрәт утында янучы Ананы, тормыш иткән гаилә әгъзаларын юатырлык сүзләр табып булса икән ул!

Бала югалту ачысын беркемгә дә күрергә язмасын. Хәлимә апаның шундый батыр ул тәрбияләп үстерүенә сокланабыз, зур сабырлык, бары тик яхшы күңелле кешеләр белән аралашып яшәвен телибез. Ә Рөстәм Шәмсетдин улы – Герой. Аның исеме – мәңгелек.

Зәйнәп Нуруллина. Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев