Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Үзеңә кебек эшләргә кирәк (гыйбрәтле язма)

Бер прораб яшәгән. Гомере буе йортлар төзегән, тик картайган һәм лаеклы ялга китәргә карар кылган. – Мин китәм, – дигән ул җитәкчесенә. – Пенсиягә китәм. Карчыгым белән оныклар карыйм. Хуҗага аның белән хушлашырга жәл булган һәм ул аңарга: –Тыңла әле, әйдә болай итәбез – син тагын бер, соңгы йорт төзе дә, сине ялга озатабыз. Яхшы премияләр белән! – дигән. Прораб...

...ризалашкан. Яңа проект буенча өйне аңа зур булмаган гаиләгә төзергә туры килгән һәм эш башланган: килешүләр, материаллар эзләү, тикшерүләр.

Прораб ашыга, чөнки инде үзен пенсиядә итеп күрә. Нәрсәнедер ясап бетерми, нәрсәнедер гадиләштерә, тизрәк алып булганлыктан, очсыз материаллар сатып ала. Яхшы эшләмәгәнен аңлый, әмма үзен, карьерасының ахыры җиткәнлеге белән аклый. Эш тәмамлангач, хуҗасын чакыра. Тегесе йортны карап әйләнә дә:

– Беләсеңме, ә бит бу синең өй! Менә ачкычларын ал да, күчен! Барлык документлар инде әзерләнгән. Бу сиңа озак еллар хезмәт иткәнең өчен фирмадан
бүләк, – ди.

Прораб ни кичергәнен үзе генә белә! Ул оятыннан кып-кызыл булып басып тора, ә тирә-ягындагылар барысы да кул чаба, яңа йортка күченүе белән котлый һәм аны тыйнаклыгыннан кызара дип уйлый. Ә аңа үзенең күңел биреп эшләмәвеннән бик тә оят була. Хәзер инде йортның игътибары җитмәгән урыннары, исәпләп бетерелмәгән җирләре һәм барлык хаталары аның проблемасына әверелгәнен ул аңлый. Ә хезмәттәшләре аны кыйммәтле бүләктән уңайсызлана дип белә.
Һәм хәзер инде аңа гомерендә беренче тапкыр җиренә җиткереп төземәгән бердәнбер йортында яшәргә туры килә.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев