Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Ул минем өчен Герой!

Авылга кайтып, бер атна үткәч, Гәрәй абыйга 23 яшь тула. Шул яшьтән ул беренче группа инвалид, хәрби пенсионер булып, 1946 елның сентябреннән үзенең яраткан хезмәте – укытучылык белән шөгыльләнә башлый. Үзенең киләчәк тормышын Гәрәй абый Бухариева Рауза белән бәйли. Аларның бер-бер артлы Илдар, Ринат, Марат һәм Илдус исемле малайлары туа. Ләкин язмышның гел ак төсләре генә булмый, соры төсләре дә була шул. Гәрәй абыйны тагын тормыш сынавы сагалап торган икән...

Сиксән яшь. Сиксән ел безне дөнья, тын да алмыйча, күптән көтелгән Җиңү сүзен ишеткән мизгелдән аерып тора. Шуннан бирле буыннар алмашынды, шәһәрләр үсте, технологияләр танымаслык булып үзгәрде. Әмма ул көннәр, совет халкының батырлыгы, кайтарып булмаслык югалтулар һәм тормышка сынмас ихтыяр турындагы хәтер яшәргә һәм буыннан-буынга тапшырылырга тиеш.

Җиңүнең 80 еллыгы-юбилей датасы гына түгел, тарих дәресләрен яңадан-кабат аңлау, тынычлык һәм бердәмлек бәясе турында уйлану, азатлыгыбызны һәм бәйсезлегебезне саклап калган геройларны искә алу өчен сәбәп. Кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренең сафы елдан-ел сирәгәя. Ә бит аларның Җиңүгә керткән өлешләре бәяләп бетергесез. Илебезне немец фашистларыннан саклаган авылдашларыбызның батырлыгы әле хәзергәчә яшьләребезгә үрнәк булып тора. Аларны онытмыйбыз. Бу язмам сугыш ветераны, хәзерге вакытта инде вафат булган бабам Алимов Гәрәй Сибгатулла улы турында булыр...

«...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, – асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Кар–урманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә үрел. Җиргә күмсә – орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек. “Фәнис Яруллин.“Әйе, түземнәр генә бәхеткә лаек, көчле рухлылар гына максатларына ирешә...” – диеп ул пыяла күзләрен еракка төбәп, иртәгә үтәчәк, Бөек Җиңүнең 65еллыгына багышланган кичәнең барышын, анда, яңа буын алдында, ниләр сөйләвен ул тагын бер кат күңеленнән, йөрәгеннән кичерде.

Әйе, тагын бер кат...Чөнки ул 65 мәртәбә Җиңү көнен шулай каршылый. Һәрбер Җиңү таңын каршылаганда ургылып-ургылып хисләр ташкыны, хатирәләр, сугышчан дуслар, сөйгән ярлар – барысы да бер-бер артлы фильм кадрлары булып ак, яшел һәм соры төсләр булып күз алдыннан үтәләр. Изге күңелле, олы йөрәкле Гәрәй абый Алимов турында газета-журналларда күп язылды. Хәтта “Яңа гасыр” каналыннан килеп, зәңгәр экраннан да күрсәттеләр. Кем соң ул Гәрәй Алимов? Барлык кешеләрне үзенә җәлеп итәрлек нинди илаһи зат соң ул?

Гәрәй абый 1921 елның 17 октябрендә ТАССРның Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында Сибгатулла Абдулгалим улы һәм Ләйлиҗәмал Кәрим кызы гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Мәктәптә ул яхшы укучылардан санала. Бала чагыннан ук укытучы булырга хыяллана. Һәм шул хезмәтне яратканга 1937 елда бер төркем сыйныфташ малайлар белән Тәтеш педучилищесына укырга керә. 1940 елның июнь ахырында, чыгарылыш имтиханнарын тәмамлагач, туган авылына кайтып, Гәрәй Сибгат улы дүртенче сыйныф укучыларын укыта башлый. Озак та үтми, Алимовлар гаиләсенә Тәтеш военкоматыннан чакыру кәгазе килә. Туган-тумача, дус-иш һәм укучылары белән ике елга дип саубуллашкач, ул Байкал арты хәрби округының 93нче җиңел артиллерия полкында хезмәт итә башлый. Язмыш ихтыяры белән лейтенант дәрәҗәсен элегрәк ала һәм 1941 елның мартында шул ук округтагы 31нче аерым саперлар полкының махсус уку ротасына күчерелә. 1941нче елның 22 июненең икенче яртысында, хәрби тревога игълан ителгәннән соң, кече лейтенант Алимов фронтка китә. Ул Сызрань шәһәренең 1314нче сапер батальонында взвод командиры булып хезмәт итә башлый һәм армия сафларында булмаган кешеләрне саперлык хезмәтенә өйрәтә.

Бу аерым 1314нче сапер батальоны дүртенче Армия составында Калинин фронтында хәрәкәт итә. 1942 елның сентябрендә шул ук армиядәге 360нчы дивизиянең 1195нче укчы полкында Гәрәй абый сапер взводы командиры итеп билгеләнә. Сугыш аның өчен гадәти тормышка әйләнеп, бер дә бетмәс кебек тоела башлый. Саперларга бер дә тынычлык булмый.

Төннәрен нейтраль җирдә фашистларның борын төбендә мина кыры һәм чәнечкеле чыбык киртәләре аша разведчиклар өчен юл ачу, үз позицияләрен ныгыту буенча бик күп нәрсә эшләнелә. 1943нче ел аның өчен бик авыр була: 3 тапкыр яралана, ничә тапкыр аның гомере кыл өстендә кала, мина кыйпылчыгы белән күкрәгенең сул ягында зур җәрәхәт ала. Башта Калинин, соңрак Иваново шәһәре госпитальләрендә дәвалана. Ике тапкыр операция була. Госпиталь хирургы күргәзмәгә куярлык зур кыйпылчык ярып ала. Шулай да март аенда яңадан сафка басарлык хәлгә килә, яңадан фронт. Бу юлы 4нче Удар армиясенең Казанда төзелгән 334нче укчы дивизиягә, аның составында 447нче аерым сапер батальонына ул шул ук хезмәткә билгеләнә.1944нче елның мартында Витебск шәһәре юнәлешендә хәрәкәт итүче 43нче армиянең 204нче дивизиясенә, аның составындагы 372нче аерым сапер батальонына Гәрәй абыйны һаман да шул взвод командиры итеп җибәрәләр.

Озак та үтми тактик әһәмияте булган бер калкулык өчен төнге сугыш башлана. Айлы төндәге озак булмаган бу сугышта, дошман калкулыкны калдырырга мәҗбүр була. Шушы уңышлы операция өчен, күп сугышларда катнашып, сугышчан бурычларны үтәүне һәм өч тапкыр яралануны искә алып “Кызыл Йолдыз” (орден таныклыгы Б.№ 327364, орден № 606968) орденына лаек була.1944нче елның август урталарында фашистларның үз җирләрендә каты бәрелеш була. Шушы сугышта 18 немец солдатын әсиргә алалар, ике җиңел машина, бер җиңел туп, берничә кул пулеметы һәм автоматлар кулга төшерелә. Бу сугышчан заданиене уңышлы үтәгән өчен “Кызыл Байрак” (орден №173746) ордены белән бүләкләнә.

1944 ел Гәрәй абый Алимов өчен уңышлырак ел була. Тоташтан ут эчендә йөрсә дә, җиңел контузияне санамаганда ул каты яраланмый, чөнки тагын да авыррак сынаулар үтү өчен үлем аны читләтеп уза бара. 1945 ел якынлаша... Совет гаскәрләре җиңүле сугышлар белән һаман алга бардылар, тәмам Җиңү көненең дә ерак түгеллеген һәркем аңлый һәм исән калу өмете белән яши, сугыша. Шулай да, сугыш корбансыз булмый шул. Аның һәр көне 10меңнәрчә кешенең гомерен кисә. Солдат бу рәхимсез хакыйкатьне яхшы белә. Тыныч сәгатьләрдә уен-көлке, җыр ишетелә башлый. Туган җирдән, әти-әниләрдән, таныш кызлардан килгән хатларны уку, планшет өстенә куеп аларга җавап язу нинди зур куаныч икәнлеге һәрбер окоп кешесенә билгеле. Аларда дошманга карата нәфрәт, һәлак булган иптәшләре өчен үч алу хисе көчле иде. Фашистларга каршы төбәп атканда куллары калтырамады. Рәхимсез сугыш шартларында солдат күңеле тупаслангандыр, йөрәге тимер кабык белән уралып алынгандыр дип уйлаучылар булгандыр,  бәлки. Ләкин әти-әниләренә, хатыннарына һәм сөйгән кызларына солдат йөрәгендә булган мәхәббәт, иптәшләренә карата дуслык хисе кимеми. “Онытып була идеме соң туып-үскән якларны, таныш тәрәзәләрне, капка алдындагы урындыкта якын кешең белән сөйләшеп утырган сәгатьләрне, киләчәккә хыялларны һәм вәгъдәләрне!..” – дип уфтанып куйды Гәрәй абый Алимов үзенең башыннан үткән хатирәләрен сөйләгәндә.

1945 елның декабрь аенда, 204нче Витебск укчы дивизия сугышчылары фашистларның “Курляндия” группировкасына каршы сугышлар алып бара. Шундый сугышларның берсе, Гәрәй абый өчен соңгысы була. Дошман калдырган мина кырлары аша артиллерияне озата барганда, Гәрәй Алимов берничә сапер белән дошман минасына юлыга. Шартлау дулкыны белән аның күзләре бик каты яралана, ул бер мизгелдә ут яктысы күреп ала. Караңгы төндәге бу ут яктысы күрүенең соңгысы була... Язмыш җилләре, хәрби хезмәт һәм сугыш юллары, гүзәл Байкал күле, кызу агымлы Ангара елгасы, Великие Луки өлкәләре, Белоруссиянең урманнары... болар барысы да соңгысы. Гершман исемендәге фәнни тикшерү институтындагы табиплар, шәфкать туташлары аңа карата шундый кайгыртучанлык күрсәтә ки, кара хәсрәт әкренләп сүрелә башлый. Аның күзләрендәге яралар төзәлә. Ләкин тормышта әкияттәге кебек могҗизалар булмый. Юк, күзләрне күрә торган итәргә мөмкин түгел. Шунлыктан күңел җәрәхәте кала бирә, аны вакыт кына киметә ала… Гомер буена сузылган фаҗига. Хастаханә палаталары. Операция өстәлләре. Мондый шартларда язмыш учагы бөтенләй сүнәргә тиеш кебек. Ләкин ул сүнми, ул яшәвен дәвам итә. Авылга кайтып, бер атна үткәч, Гәрәй абыйга 23 яшь тула.

Шул яшьтән ул беренче группа инвалид, хәрби пенсионер булып, 1946 елның сентябреннән үзенең яраткан хезмәте – укытучылык белән шөгыльләнә башлый. Укучылар тарих һәм музыка дәресләренә яратып йөриләр. Шуны да онытырга түгел: бөтен билгеләрне сыйныф журналына укучылар үзләре куялар, ә Гәрәй Сибгат улы шул ук билгеләрне Брайль системасында куя. Чагыштырудан соң бер ялгышлык та булмый. Бу хәл укучыларның укытучы-фронтовикка карата булган хөрмәте турында сөйли. Үзенең киләчәк тормышын Гәрәй абый Бухариева Рауза белән бәйли. Аларның бер-бер артлы Илдар, Ринат, Марат һәм Илдус исемле малайлары туа. Ләкин язмышның гел ак төсләре генә булмый, соры төсләре дә була шул. Гәрәй абыйны тагын тормыш сынавы сагалап торган икән...

Сагыну ул – хис, тойгы. Кеше өчен иң татлы да, иң ләззәтле дә, иң авыр да, иң газаплы да. Дөньяда исән булган кешене сагыну – ләззәтле хис. Чөнки очрашуга өмет бар. Кадерле, якын кешеңне югалтсаң, очрата алмасаң, күңелдә газаплы тойгылар уяна. Ходай тарафыннан бирелгән бу газаплы аерылу тойгыларын да күпләп татырга туры килә аңа, чөнки ул икенче пар канатын, Раузасын, гомерлеккә югалтты... Язмыш аның тез астына китереп сукса да, ул егылмады, якасына ябышты. Яшәвен, эшләвен улы Ринат гаиләсенең учагында дәвам итте, үзендә көч тапты. Аны сагыш, әрнү хисләре биләп алган мизгелдә кулына аккордионын алып, узенең яраткан җырын җырлап җибәрүгә бөтен сагышлары тарала... Халыкта “Маңгай күзе күрмәсә дә, күңел күзе күрә”, – дигән әйтем яши. Ә Гәрәй абыйның күңел күзе белән берлектә маңгай күзләре бармак очларында урнашкан диясем килә, чөнки ул кешенең бөтен күрүе, тоюы, сизүе шушы тылсымлы бармакларында урнашкан. Ул үз чорындагы радио, магнитофон, сәгатьләргә шушы бармаклары белән җан өргән. Һәм шуннан үзенә ләззәт алган.

Менә, нинди ул безнең Гәрәй абый! Авыр сугышларны үткән солдат 2012 елның 6 маенда вафат булды… Аның белән мин дә калган балалары һәм оныклары да горурланабыз. Аны барысы да хөрмәт иткән һәм хәзер дә олылап искә алалар. Кеше гомере учтагы ком кебек. Комны учка салсаң, әкрен-әкрен бармак араларыннан ага башлый, ә инде агуын туктатыйм дип, бармакларыңны кыса төшсәң, тагы да тизрәк ага башлый. Учтагы комның һәр көн саен кимеп баруы Гәрәй абыйны куркытмый, чөнки эшләнгән эшнең олылыгы, күрсәткән батырлыкларның бөеклеге, үтелгән юлның яктылыгы һәртөрле куркуларны җиңә килә… Күгебез аяз, илләребез тыныч булсын.

Галия Алимова. Чүпрәле районы, Зур Чынлы авылы

Фото авторныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев