Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Хатын-кызның ашказанында лезвие тапканнар

***

Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары бер хатын-кызның ашказаныннан кырына торган лезвие алган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Ашказанындагы 3,5 см озынлыктагы үткен лезвиены рентгенологик тикшерү уздырганда күргәннәр. Куркыныч предмет эчке органнарга зыян китерергә мөмкин булган. Табиблар гастродуоденоскопия – ашказанын эндоскоп ярдәмендә тикшерү турында карар кабул итә. Башта пациентны гомуми анестезия белән йоклаталар – бу ашкайнату тракты һәм сулыш юллары мускулларын йомшарту өчен кирәк була.

Табиб-эндоскопист Дамир Хамматов авыз куышлыгы аша гастродуоденоскоп кертә һәм, ашказанына барып җиткәч, сакланып кына, куркыныч предметны чыгара. Процедура 15 минут тирәсе дәвам итә. Бу вакыт эчендә пациент янында анестезиолог Айрат Шиһабетдинов һәм хирург Сайдалы Уулу була. Алар процессны контрольдә тота һәм, кирәк булган очракта, операция ясарга әзер тора.

Бәхеткә, операция ясау кирәк булмый. Бер органга да зыян килми, ә пациентны шул ук көнне хастаханәдән чыгаралар, диелә хәбәрдә.

Фото: Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев