Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Ир сайлаганда алсу күзлегегезне салыгыз, кызлар! (редакциягә килгән хат)

Быел мин бик зур йөктән котылдым. Хатын-кыз түзә-түзә дә, җитди адымга бара ул, егетләр. Менә шул. Гашыйк баштан йөргән егетеңнең нинди булуын күрмисең бит ул. Җитешсезлекләрен башкалар әйтсә-күрсәтсә дә тыңламыйсың да, ишетмисең дә. «Завидуй молча» дип, эчеңнән генә телеңне күрсәтәсең дә, сөйгәнеңнең кочагына ныграк сыенасың. «Аңа кияүгә чыгарга уйламыйсыңдыр бит, тормыш алып бара торган түгел ул, кара кызый!» – дип миңа да әйтүчеләр булмады түгел. Ии, колак саласыңмени андыйларга?!

Яхшылык теләп, шулай кисәтүчеләр сиңа дошман булып тоела башламагае әле! Ышту син! Рәзве синеке кебек асыл егет шундый була ала? Ул бит дөньяда иң яхшысы! Быел август ахырында өйлә­не­шүебезгә өч ел булыр иде. Әмма ул датаны билгеләмибез инде хәзер, чөнки апрель аенда аерылыштык. Дөресрәге, мин аерылдым. Яңа елдан соң гариза бирдем, өч айдан аердылар. Һәм, беләсезме, шундый җиңел булып калды! Ә бит ул тәкъдим ясагач, бәхетемнән күкнең җиденче катына менгән идем. Матур итеп туйлар уздырдык, матур итеп яши башладык. Тик Аллаһ Тәгалә безнең уртак тормышыбыз барып чыкмаячагын белгән инде, елап калучылары булмый торсын әле дип, бала бирмәде. Узуын уздым мин балага, бик теләдем, чөнки иремне үлепләр ярата идем әле ул вакытта. Әмма өч ай булыр-булмас, төште. Ай-йай, ничекләр бәргәләндем ул чакта! Бик газапландым балабызны югалтудан. Эштә генә онытылдым. Шуннан соң тагын бер эшкә урнаштым – ике җирдә «сөрдем». Ә ирем, киресенчә, эленке-салынкы гына эшли башлады.

Бер еллап шулай юк-бар акча эшләп йөрде дә, узган җәйдән бөтенләй ташлады. Мин аның белән үземне генә түгел, авыру каенанамны да тәэмин итәргә тиеш булдым. Берүзем. Ике җирдә эшләп. Кайсы хатынның ачуы килмәс иде моңа? Хисапчы булып ике җирдә эшләү җиңел түгел, бигрәк тә ел ахырында отчетлардан баш әйләнә. Яңа ел алдыннан шуның кадәр арыдым, бөтенләй өстәл әзерләмәскә булдым. Шампан шәрабе ачып кына билгеләрбез дә, ятып йоклармын, дип уйладым.

Нәтиҗәдә, иремнән ниләр генә ишетмәдем. Аның дусларының хатыннарыннан аермалы буларак, мин «ата ялкау тварь» икәнмен. Төне буе елап чыктым. Иртән торып, җыендым да, өйдән чыгып киттем. Әниле-уллы бу гаиләдән ераккарак югаласым килде. Йошкар-Ола – Мәскәү поездына көчкә бер билет табып (анысы да бәдрәф буенда, булмагае), башкалага туганнарыма киттем. Башка ирем белән бер көн дә яшәмим, дигән уй башыма кереп оялаган иде инде, шуңа Яңа ел каникуллары беткәнче Мәскәүдә булдым. Ял иттем рәхәтләнеп. Ә беренче ике көндә ирем шалтыратып, телефонымны шартлата язды. Мин җавап бирмәгәч, туктады.

Бер атнадан кайттым һәм үземнең карарым турында әйттем. Әниле-уллы миңа башта янаулар белән ябырылдылар. Аннары минем исем китмәгәч, сагаеп, куркып калдылар. Әлбәттә, хәзер кем җилкәсендә яшәрләр соң? Ирем фатирында яшәдек, шуңа, риелтор аша фатир арендаладым һәм беренче вакытка җитәрлек кирәкле әйберләремне генә алдым да, чыгып киттем. Суыткыч тутырып, ашарларына әзерләп калдырдым. Миннән булсын яхшылык, дидем. Яңа ел бит, как-никак.

Ирем үгетләп тә карады. Әмма аның белән артык яшәргә теләмәгәнемне аңлаган идем инде. Сигезенче ай ялгызым яшим һәм аерылышуыма бер генә тамчы да үкенмим. Киресенчә, өстемнән зур йөкне алып аткандай булды. Бераз акчам да җыелды, процентлар кимү ягына бара, бер генә бүлмәле булса да ипотекага фатир алырга планлаштырам. Насыйп итсен. Тик мөнәсәбәтләрдән ерак торам әлегә, җитди ният белән аралашырга тәкъдим итүчеләр бар. Әмма ашыкмыйм әле. Булдым бит инде мин анда, нәрсә күрдем соң?!

Кызлар, ир сайлаганда, сукыр булмагыз. Хисләр, ярату алсу күзлек кидерә, аек акыл белән бәяләгез тормыш юлдашыгызны.

Суфия

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев