Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Табигатьтә шифа чыганагы: Тырнак гөл – табибтыр ул

Күпчелек очракта әлеге янып торган сары чәчәкләргә өстән генә карап узабыз һәм аның янында, чүп үләненә тиңләштереп, йолкып ату өчен генә иеләбез. Җыеп, киптереп, рәхәтләнеп кулланырга да бит, югыйсә. Тырнак гөлнең (календула турында сүз бара, аңлап бетермәгән булсагыз) берничә файдалы сыйфатларын санап үтик һәм сезнең, һичшиксез, аңа карашыгыз үзгәрер.

Ялкынсынуга каршы һәм бактерицид тәэсире. Календула стафилококкларны һәм стрептококкларны үтерә, ялкынсыну һәм йогышлы авыруларны дәвалаганда кулланыла.

Фурункулларны, эренле яраларны, җәрәхәтләрне, пешүләрне, киселүләрне, юан эчәклек яргалануын дәвалый. Төнәтмәсен һәм мазен пешкән һәм өшегән вакытта, тире проблемаларын дәвалау өчен, төче авыруы (золотуха) вакытында, җәрәхәтләр һәм эренле тирән яра булганда кулланалар.

Нерв системасына тынычландыра торган йогынты. Тырнак гөл ярсучанлыкны һәм кан басымын киметә, канны чистарта.
Ашказаны-эчәк тракты эшен яхшырта. Календула төнәтмәсен хроник гастрит, холангит, холецистит һәм эчәклекнең башка авыруларын комплекслы дәвалауда эчәргә киңәш итәләр.

Үт барлыкка килүне һәм үт бүленешен стимуллаштыра. Календула төнәтмәсе бавырның метаболитик функциясен арттыруны стимуллаштыра (үтнең сос­тавы яхшыра, билирубин һәм холестерин концентрациясе кими).

Шулай ук, календула препаратлары гинекологиядә һәм онкологиядә киң кулланыла, чәчәкләрдән ясалган төнәтмәне аналык муентыгы эрозиясе булганда сиптереп (спринцовка) кулланалар.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев