16 июль 2026 яңалыклары
-
Бакырчыда асфальт нәни рәссамнар өчен иҗат мәйданчыгына әверелде
16 июль – Асфальтта рәсем ясау көне.
-
Кабер өстенә фәрештә сыны куярга, чәчәкләр утыртырга ярыймы? Имам җавабы
Редакциябезгә газета укучыбыздан “Авылга кайткач, зиратка барып килгән идек. Күптән түгел вафат булган авылдашыбызның каберенә дә тукталдык. Мәрхүмәнең аяк очына гипстан катырылган фәрештә сыннарын куйганнар. Дин күзлегеннән бу рөхсәт ителмидер бит. Ачыклык кертсәгез иде” дигән эчтәлектәге хат килеп иреште. Әлеге сорау белән без даими әңгәмәдәшебез – Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаевка мөрәҗәгать иттек.
-
Карбыздан маринад
Рецепт.
-
Авылның яме – үз кулыбызда (редакциягә килгән хат)
Җәй җитүгә авылларыбыз җанланып китә. Шәһәрдән дачачылар кайта, буш торган йортларга ут кабына, урамнар да балалар тавышы яңгырый. Моңа, әлбәттә, сөенәсе генә кала. Авыл яшәсен, йортлар буш тормасын! Тик кайчак кайбер күренешләр аптырашта калдыра.
-
Кыяр үстерү өчен файдалы киңәшләр
Кыяр өчен уңай шартлар: температура, дымлылык, су сибү кагыйдәләре, ашлау, куакны формалаштыру, авырулардан саклау. Кыяр үстерү буенча кулланма.
-
2027 елда Татарстан 4 көллияте «Профессионалитет» мәгариф кластерларын ачачак
Татарстанда инде 22 кластер булдырылган.
-
2027 елда Татарстан 4 көллияте «Профессионалитет» мәгариф кластерларын ачачак
Татарстанда инде 22 кластер булдырылган.
-
«Иван Купала» бәйрәме Яшел Үзәндә меңләгән кунакны берләштерде
Һәр милләтнең, халыкның үз ышанулары, йолалары, бәйрәмнәре бар һәм аларның күбесе әле кешеләр бер Аллаһка түгел, ә төрле табигый көчләргә табынган заманнардан бирле килә. Мәсәлән, ерак гасырлардан бүгенге көнгәчә сакланып килгән Сабантуебыз, Каравон, Уяв, Гырон быдтон, Питрау да шундыйлардан. Ә узган шимбәдә Яшел Үзәнебездә «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында гөрләгән «Иван Купала» – славяннарның борынгы мәҗүси йолалар һәм христиан традицияләре үрелеп барган халык бәйрәме.
-
Мария Костюк Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Яшел Үзәннең 1нче лицей педагогы Мария Костюк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
-
Баланы түгәрәкләргә йөртү – акчаны әрәм итүме?
***
-
Яшел Үзән районында яңа сәүдә һәм ял итү урыннары барлыкка килергә мөмкин
Яшел Үзәннең шәһәр төзелеше советы утырышында район инфраструктурасын үстерүгә кагылышлы яңа проектлар каралды.
-
Татарстанда МХО катнашучылар ярты ел эчендә 500 млн сум дәүләт ярдәме алган
2026 елның алты ае йомгаклары буенча, Татарстанда эшмәкәрләр – махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук хезмәткәрләре махсус операция зонасында хезмәт итүче предприятиеләргә эшмәкәрлекне үстерү ярдәме программалары буенча 500 млн сум чамасы акча юнәлдерелгән.
-
Татарстан июньдә инфляция темплары буенча Россия күрсәткечен узып киткән
Татарстанда июнь аенда еллык инфляция 7,26%ка кадәр тизләнгән (майда бу күрсәткеч 6,29% иде).
-
Казандагы шәхси АЗСлар ягулык бәяләрен күтәргән
Казанда һәм шәһәр тирәсендәге шәхси ягулык салу станцияләре ягулык бәяләрен яңадан күтәргән. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.
-
Казанда җирле телеканалларның берсенә карата административ эш кузгатылган
«Яңа гасыр» ТРК ААҖ («ТНВ» телеканалы) карата экстремист оешмаларның нацист атрибутикасын яки символикасын пропагандалау яки иҗтимагый күрсәтү турындагы статья буенча административ эш кузгатылган.