«Иван Купала» бәйрәме Яшел Үзәндә меңләгән кунакны берләштерде
Һәр милләтнең, халыкның үз ышанулары, йолалары, бәйрәмнәре бар һәм аларның күбесе әле кешеләр бер Аллаһка түгел, ә төрле табигый көчләргә табынган заманнардан бирле килә. Мәсәлән, ерак гасырлардан бүгенге көнгәчә сакланып килгән Сабантуебыз, Каравон, Уяв, Гырон быдтон, Питрау да шундыйлардан. Ә узган шимбәдә Яшел Үзәнебездә «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында гөрләгән «Иван Купала» – славяннарның борынгы мәҗүси йолалар һәм христиан традицияләре үрелеп барган халык бәйрәме.
Илсөя Садыйкова фотолары
Тулы ФОТОРЕПОРТАЖ
Ул көнне әлеге чара уңаеннан искиткеч итеп бизәлгән, бәйрәм рухы ташып торган шәһәребезнең «Каенлык» паркы райондашларыбызны гына түгел, Татарстанның төрле почмакларыннан һәм, хәтта, Сербиядән, Белорусиядән, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән меңәрләгән кунакларны да үз мәйданына җыйды. Аларны районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде:

– Бүгенге бәйрәм – җәйнең иң якты һәм үзенчәлекле фестивальләренең берсе һәм «Иван Купала» Татарстан Республикасының иң яшел шәһәрендә меңләгән кешене берләштерүче күркәм традициягә әверелде инде. Без республикабыз рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Мәдәният министрлыгына зур ышаныч һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтле. Районыбызда 73 милләт вәкиле дус-тату яши һәм бүгенге фестиваль моңа ачык дәлил булып тора. Сәхнәдә танылган «Сябры» вокаль-инструменталь ансамбле, Беларусь Республикасыннан «Вязанка» музыка һәм бию халык ансамбле, Сербиядән «Бисери» этнотөркеме, республикабызның төрле иҗат коллективлары чыгыш ясады. Бүген биредә һәрберебезнең уңай хис-кичерешләр һәм җәйге энергия алачагыбызга ышанам. «Иван Купала»ны «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» алдыннан уздыруыбыз да символик. Мин барлык гаиләләргә иминлек, нык сәламәтлек, ялгыз йөрәкләргә үз мәхәббәтләрен табуларын телим! Иван Купала – 2026 бәйрәме белән! – диде шәһәребез мэры, котлау өчен шул атнада яңа өйләнешүчеләрне сәхнәгә чакырып.

Халык рәхәтләнеп күңел ачты, мәйданның кече сәхнәсендә төрле милләт вәкилләре чыгышларын карады, үзләре дә кушылып җырлады, биеде. Кая карама славяннарның милли киемнәреннән һәм башларына кыр чәчәкләреннән үргән такыялар кигән кызлар-егетләр бәйрәмнең рухын күтәреп, бизәге булып йөрде. Нәкъ авылча итеп салынган ап-ак зур авызлы мичтә тәмле коймаклар чыжлады, самоварларда чәй кайнады, хуш исләр таратып славян халыклары ризыклары, шашлык һәм пылау пеште. Кем теләде – шул сыйланды.

Ә чит төбәкләрдән килгән делегация һәм мәртәбәле кунаклар мәйдан тирәли тезелгән күпсанлы (Идел буе төбәгеннән җыелган, йөзгә якын!) һөнәрчеләр, кәсепчеләр, осталарның хезмәтләреннән торган шаккаткыч бай күргәзмәләр, мастер-класслар белән танышканнан соң, зур сәхнәдән «Иван Купала» бәйрәме эчтәлегеннән торган этник тамаша карады

– «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган һәм Татарстанның динамик үсештәге шәһәрләре исәбенә кергән Яшел Үзән халык традицияләренә мәхәббәт, тарихи мирасны хөрмәт итү һәм милләтара татулыкка омтылу белән бәйләнгән меңләгән кешене янә берләштерде, – дип билгеләде Дәүләт Советы Рәисе киңәшчесе Фәрит Мөхәммәтшин, республика һәм районыбыз мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы барышында.

– Езеро муниципалитеты мэры Снежана Ружичич та Сербия республикасы делегациясен шундый киң күңеллелек, җылылык белән кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Яшел Үзәндә оештырылган әлеге фестивальнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләде. «Мин Россиядә беренче тапкыр һәм мондый халыклар дуслыгына сокланам. Искиткеч матур урын – Яшел Үзәнгә килүебезгә бик шатбыз. Алга таба шәһәрләребез арасында дуслык күпере булыр һәм миңа биредә бүләк иткән милли аяк киеме – бик матур һәм уңайлы чүәк ике арада сукмак салынуны тизләтер», – диде Снежана ханым, уенын-чынын бергә кушып, аягындагы бик килешле чүәкне дә күрсәтте

Ә бәйрәм кичке унга кадәр дәвам итте. Халык «Сябры» ансамбле һәм башка талантлар чыгышларын тыңлап ял итте. «Иван Купала» йоласы буенча күл буенда такыя агызулар да, кияү юраулар да булды. Быел да уеннар уйнату һәм бүләкләр тапшыру традициясе дәвам итте, ә төп бүләк узган елдагы кебек үк «Минск» мотоциклы иде. Аны бәйрәмнең иң актив пары Наталья белән Виталий отты. Моннан тыш, «Иван купала» көнендә танышып, бер елдан туй ясаячак парлар өчен Яшел Үзән районыннан махсус призлар каралган.

«Иван Купала» фестивале, безнең Сабантуйларыбыз кебек үк, искиткеч бай эчтәлекле, аллы-гөлле төрле төсле, күңелле һәм матур булды. Быел күрми калучылар, киләсе елга килми калмагыз. Безнең районда күп төрле халык яши, йола-традицияләр дә төрле. Әмма дуслык берләштерә. Без, гади халыкның бүлешер нәрсәсе юк, бу дөньяга барыбыз да сыябыз. Иван Купалага каршы төндә абага тылсымлы ут чәчәге ата, дигән риваять яши. Аны тапкан кеше бәхет, байлык һәм хайваннар телен аңлау сәләтенә ия булачак, имеш. Табучылар булса, илкөнебезгә тынычлык сорагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев