Кабер өстенә фәрештә сыны куярга, чәчәкләр утыртырга ярыймы? Имам җавабы
Редакциябезгә газета укучыбыздан “Авылга кайткач, зиратка барып килгән идек. Күптән түгел вафат булган авылдашыбызның каберенә дә тукталдык. Мәрхүмәнең аяк очына гипстан катырылган фәрештә сыннарын куйганнар. Дин күзлегеннән бу рөхсәт ителмидер бит. Ачыклык кертсәгез иде” дигән эчтәлектәге хат килеп иреште. Әлеге сорау белән без даими әңгәмәдәшебез – Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаевка мөрәҗәгать иттек.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
– Хәзрәт, кабер өстен артык зиннәтләү очракларын чынлап та еш күрергә туры килә. Динебез моңа ничек карый?
– Зират ул тереклек урыны түгел. Кабердә сөякләр череп таркала. Ә җан исән. Димәк, күбрәк аның рухына дога укырга, шуңа игътибар итәргә тиешбез. Динебездә мәет өчен сәдака бирү, аның өчен хаҗ кылу, Коръән укып багышлау киңәш ителә. Зиратка барып, каберен чистарту – күркәм эш, тик алар бездән дога өмет итә.
– Чәчәкләр дә утыртырга ярамыймы?
– Ул да шул ук кабер өстен матурлау булып чыга. Чәчәкне бакчага утыртырга кирәк. Ясалма чәчәк утырту да, шул ук уенчыклар, шәм кую да динебездә юк.
– Агач та утыртырга кирәк түгелме?
– Кайбер галимнәр аны рөхсәт итә, әмма без агач утырту ягында түгел. Ни өчен дигәндә, ул зур булып үсә, тора-бара чардуганнар өстенә сынып төшеп, аларны җимерә. Агачлардан чистарту өчен, зиратка техника белән керергә туры килә, каберләрне таптау куркынычы туарга мөмкин. Савабы мәеткә барсын дип агач утыртырга теләгән кеше аны паркта, урманда утырта ала. Кабер өстенә утырту шарт түгел. Белгәнегезчә, җимеш агачыннан кошлар туклана һәм моның савабы мәеткә барып тора.
– Ә гранит белән каплап куйсаң?
– Бу да дөрес түгел. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аны тыйган.
– Кабер янында нинди догалар укырга була?
– Иң элек зиратка кергәч, кабер ияләренә сәлам бирергә кирәк. Гайшә анабыз Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән, абыемның кабере яныннан үткәндә нинди дога укыйм, дип сорагач, ул: “Әссәләмүгаләйкүм әһләддийәәри мин әл-мүъминиинә үәл-мүслимиин. Үә иннәә иң шәәәәллааһү би-күм ләә-хикуунә әсъәлүллааһә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ” (Аллаһның иминлеге булсын сезгә, кабердә ятучы мөэмин әһелләренә. Әлбәттә, Аллаһ теләсә, без дә сезгә кушылырбыз. Аллаһ бездән алда китүчеләрне дә, якты дөньяда калучыларны да гафу итсен, үзебезне дә, сезне дә җәфалардан коткаруын сорыйбыз) дигән доганы укырга кушкан. Аннары кайбер галимнәр “Йәсин” сүрәсен укырга киңәш итә. Икенчеләре “Ихлас”, “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен укырга куша. Белгән сүрәләрне укып, савабын мәрхүмгә багышлау – хәерле гамәл.
– Ни өчен мәрхүмнәр рухына доганы һәр атнаның пәнҗешәмбе кичендә укырга киңәш ителә?
– Кайбер китапларда, пәнҗешәмбе кичендә җаннар кайта, диелә. Шуңа таянып әйтелгән сүз бу. Әмма Пәйгамбәребезнең ул мәсьәләгә кагылышлы дөрес хәдисләре бар дип белмим. Теләсә кайсы көнне укырга була.
– Дога кылганда өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рухына ирештерсәң иде дип телибез. Бу шул кеше алдындагы гөнаһың бетүгә сәбәпче була аламы?
– Шулай дип дога кылуның файдасы бик зур. Вафат булган кеше белән бәхилләшеп булмый, инде соң. Әгәр ул мәрхүмгә изге гамәлләреңнең савапларын ирештерсәң, ярлыкау сорасаң, кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә, иншәАллаһ, сезнең икегез арасын килештерер дип өмет итәбез. Мәрхүм синең хакыңны алырга теләсә, Аллаһ Раббыбыз, ул бит тәүбә итте, синең өчен догалар кылды, саваплар ирештерде, аны кичер инде дип, Аллаһы Тәгалә килештерүче булыр дигән хәдисләр бар.
Дилбәр Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев