14 декабрь 2020 яңалыклары
-
"Салават күпере"ндә һәм Осиново бистәсендә поликлиника төзергә планлаштыралар
Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында республика ведомствосы башлыгы урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.
-
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә янгын вакытында пациентларны коткаруда катнашкан өч егет “Доблесть и отвага” медале белән бүләкләнде
Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин җитәкчелегендә видеоконференц-элемтә режимында Россиянең яшь геройларын бүләкләү тантанасы узды.
-
Раифа күлендә ачык һавада шугалак эшли башлады
Шулай ук Раифа монастыре территориясендә боз шәһәрчеген булдыру эшләре башланды, ул быел Яңа елны бәйрәм итүгә кадәр үк ачылачак.
-
Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре акча урлауда шикләнелүчене тоткарлаган
Бу хатын-кыз элек Түбән Новгород өлкәсендә туып-үскән 32 яшьлек ир белән яшәгән, аннан ике бала тапкан.
-
ТР Роспотребнадзоры: Гыйнварда барлык чараларны үтәгәндә Covid-ситуация начараймаячак
Татарстанда яңа ел чаралары барлык санитария кагыйдәләрен үтәп узарга тиеш.
-
4 "Б" өчен Кыш Бабай кубогы
Яшел Үзәннең 11нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар арасында мини-футбол буенча Яңа ел турниры узды.
-
ТР Хезмәт министрлыгы: Электрон хезмәт кенәгәсен Татарстанлыларның 20%ы сайлады
Республика халкының электрон хезмәт кенәгәсе белән кәгазь чыганак арасында сайлау өчен бер айдан да кимрәк вакыты калды.
-
Татарстанда тәүлегенә тагын 95 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Тәүлеклек йоктыру буенча рейтингның антилидеры булып элеккечә Казан кала.
-
Сораштыру: Татарстан Республикасында яшәүче һәр өченче кеше фермерлардан айга бер тапкыр азык-төлек сатып ала
«ПромРейтинг» җирле фермер продукциясен куллану темасы буенча 100 меңнән артык кеше яшәгән Татарстан шәһәрләре арасында сораштыру үткәрде.
-
Татарстан Республикасында 2020 елның 10 декабренә көзге бөртекле культураларның торышы турында.
Ноябрьнең уртача температурасы нормага якын булды, явым-төшем нормадан 40-60 %ка кимрәк. 30 ноябрьдә басуларда кар капламының биеклеге 9-17 см тәшкил итте, урыны белән 3-5 см, норма 5-13 см булырга тиеш. Тотрыклы кар катламы барлыкка килүнең уртача күпьеллык сроклары 10-28 ноябрьгә туры килә.
-
Яшел Үзәндә яңа индустриаль парк һәм сәүдә үзәге төзеләчәк
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышын уздырды.
-
Татарстан эшмәкәрләренә тиз түләү системасы мөмкинлекләре турында сөйлиячәкләр.
Татарстан эшмәкәрләрен 15 декабрьдә тиз түләү системасы мөмкинлекләре турында вебинарда (СБП) катнашырга чакыралар.
-
Гыйнварда кемнәр пенсиясен ала алмаячак?
Россия Пенсия фондында банк карталарына акча алучы пенсионерларга 2021 ел башыннан барлык социаль түләүләр (пенсияләр, пособиеләр, ана капиталыннан айлык түләүләр һ.б.)
-
Майга бәяләр үсешен туктату өчен Россиядән көнбагыш чыгаруга пошлина арта
Көнбагыш мае җитештерүчеләр чималга бәяләр кимиячәк, дип өметләнәләр. Россиядән көнбагыш чыгаруга пошлина кертү көнбагышка бәяләрне киметергә һәм көнбагыш маеның бәясен тотрыкландырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Май-жир берлегенең башкарма директоры Михаил Мальцев сөйләде.
-
«Мин аларны сыер сауганда да кабатлыйм»
Мәдәният хезмәткәре булу өчен табигый сәләт кенә җитми, белем, тырышлык, сабырлыкның бербөтен булуы да мөһим.