Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре акча урлауда шикләнелүчене тоткарлаган

Бу хатын-кыз элек Түбән Новгород өлкәсендә туып-үскән 32 яшьлек ир белән яшәгән, аннан ике бала тапкан.

Октябрь аенда ир балалары белән очрашырга килгәч хатыннан аңа иске кесә телефонын биреп торуны сораган. Әмма, хатын телефоныннан СИМ-картасын алырга оныткан. Соңрак ир телефон номерының элеккеге хатынының һаман да мобиль банкына бәйле булуын ачыклаган. Ул мобиль кушымтага җиңел генә кереп, үзенең банк картасына 47 мең сумны күчергән. Шулардан 40 меңен шәхси ихтыяҗларына тоткан, ә 7 мең сумын хатынга кире күчергән.

Хәзерге вакытта тикшерү органнары РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлеше буенча («Урлау») буенча җинаять эше кузгаткан. Шикләнелүче үз гаебен тулысынча таныган, тәүбә иткән. Аңа карата чыгып китмәү һәм үз-үзен тотышы турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы телефондагы СИМ-картаны үзгәрткән очракта, элеккеге абонент номерын онлайн банклардан алып ташларга кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

22

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев