«Мин аларны сыер сауганда да кабатлыйм»
Мәдәният хезмәткәре булу өчен табигый сәләт кенә җитми, белем, тырышлык, сабырлыкның бербөтен булуы да мөһим.
Мәдәни учакны гөрләтүче һәм саклаучы – сәнгать җитәкчесе. Ул иҗат белән янып эшли икән, мәдәният йорты да һәркемне үзенә тартып торачак. Һәр авыл талантлы кешеләргә бай, аларның сәләтен ачып, сәхнәгә чыгару сәнгать җитәкчесенең төп бурычы. Авыл тамашачысына Казан артистларына караганда, үз кешеләре, үз балалары чыгышы күпкә якын шул. Күгәйнең җирле талантларын халыкка чыгару максаты Рәмзия Заһидуллинага йөкләнгән.
Рәмзия ханым сәнгать дөнья сына балалар бакчасыннан зур тәҗрибә туплап килә. Шуңа да үзе өчен яңа булып саналган өлкәгә кереп китүе авыр булмый. Чөнки педагог булган кеше теләсә кайда эшләргә һәм теләсә нинди мохиттә җайланыр га сәләтле.
Бүгенге язмам герое ашыкмыйча ашыгучы кешеләрдән. Ул бик гади булып тоелса да, аның кабаланмый гына үз җае на эшләве, үзенең юнәлешен, фикерен ипләп кенә үткәрә алу сәләте, уңай энергиясе, кешеләргә гаҗәп дәрәҗәдә якынлыгы белән үзенә җәлеп итә.
Менә шулай, күгәйлеләр Рәмзия Заһидуллинаны бөтенләй икенче яктан ача. Әле мәдәният йортында бер ел гына эшләвенә карамастан, балаларны да, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә сәнгать дөньясына тартып, ныклы иҗади коллектив туплау – күп нәрсәләр хакында сөйли.
Шушы пандемия чоры мәдәният хезмәткәрләрен яңа форматта эшләргә өйрәтте. Һәм без Күгәй мәдәният йортының иҗади эшчәнлеге белән инстаграм битләрендә гел танышып барабыз. Кайвакытта сүзссез калдыралар, билләһи. Моның кадәр идея, осталык каян килә икән дип шаккатабыз. Июньнән августка чаклы «Җәйге концерт» карап хозурландык. Программа үзенчәлекле иде. Ул гаҗәеп моңлы тавышлы ветеран үзешчән артистлар чыгышы дисеңме, «Капка төбендә кич утыру» булсынмы, сценарий лар төзеп, җирле артистлар белән әкиятләр чыгару, көтү куу маҗаралары – барысы да булды. Ә бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап төшерелгән кыска метражлы «Сугыш» фильмы үзе ни тора! Җан тетрәндергеч сюжетны карап, күпләрнең күзе яшьләнде.
Рәмзия ханым матур итеп ши гырьләр, монологлар, хикәя ләр сөйләргә ярата. Башкалардан аермалы буларак, аның бервакытта да кәгазьгә карап укыганын күрмәссең. Зур әсәрме, кечкенәме, әһәмиятле түгел, ул барысын да күңелдән сөйли. Сүзен, фикерен шул ысул белән йөрәктән йөрәккә җиткерә. Халык та шундыйларны тыңларга ярата. Моның кадәр озын шигырьләрне ятларга вакыт каян табасыз дип соравыма, кыс ка гына итеп: «Мин аларны сыер сауганда да кабатлыйм!» – ди ул.
Рәмзия ханым гаиләсе өчен дә сөекле хатын һәм кадерле әни. Рәис абый белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Олысы Ранис МЧСта эшли, кечесе Рәмзис – төзелеш техникумы студенты. Рәмзисне районда гына түгел, ә республикада да яхшы беләләр. Ул татар милли көрәше буенча Россия чемпионы булган егет. Әти-әнисенең горурлыгы, киләчәктә дә уңышларына сөенергә насыйп булсын.
Рәмзия Заһидуллина шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Нәтиҗәле хезмәтен район башлыгы Ми хаил Афанасьев та бәяләде, рәхмәт хаты тапшырды. Матур котлау сүзләренә без дә кушылабыз. Шулай ялкынланып, мәдәният учагын сүндермичә иҗат итәргә насыйп булсын. Хатын-кыз, гаилә бәхете телибез. Күгәй мәдәният йорты гөрләп эшләсен, авылдашларын туплап, бердәм булып яшәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев