Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Майга бәяләр үсешен туктату өчен Россиядән көнбагыш чыгаруга пошлина арта

Көнбагыш мае җитештерүчеләр чималга бәяләр кимиячәк, дип өметләнәләр. Россиядән көнбагыш чыгаруга пошлина кертү көнбагышка бәяләрне киметергә һәм көнбагыш маеның бәясен тотрыкландырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Май-жир берлегенең башкарма директоры Михаил Мальцев сөйләде.

 «Без Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Хөкүмәтенә көнбагышка 30% күләмендә экспорт пошлинасы рәвешендә яклау чаралары керткән өчен рәхмәтле. Бу карарга базар көнбагышка бәяләрнең кимүе белән җавап бирде инде. Без, күптән түгел РФ Президентының бәяләр үсешенә кагылышлы борчуын аңлыйбыз, шуңа күрә предприятиеләребез алга таба хәрәкәт итәргә карар кылды. Инде хәзер үк, яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, без, социаль җаваплы бизнес буларак, чималга бәяләрнең ахыргы төшүен көтмичә, көнбагыш маена бәяләрне киметәбез", - дип ассызыклады Мальцев.

 

Элегрәк Россия Хөкүмәте орлыкка экспорт пошлинасын 30% ка кадәр күтәрергә карар кылды, чыгару өчен минималь түләү тоннага 165 евро тәшкил итәчәк (якынча 14 мең сум). Мондый тәртип ярты ел кулланылачак - 9 гыйнвардан алып 2021 елның июнь ахырына кадәр.

 

 Россиядә көнбагыш маена бәя уртача 23% ка арткан, моның сәбәбе турында Sntat.ru да укыгыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев