Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гыйнварда кемнәр пенсиясен ала алмаячак?

Россия Пенсия фондында банк карталарына акча алучы пенсионерларга 2021 ел башыннан барлык социаль түләүләр (пенсияләр, пособиеләр, ана капиталыннан айлык түләүләр һ.б.)

«Мир» милли түләү системасы картасына гына башкарылачак, дип искә төшерәләр. Киләсе елның гыйнварына кадәр яңа картаны рәсмиләштерергә өлгермәүчеләр гыйнвар аенда тиешле түләүләр алмаска мөмкин – акча Пенсия фондына кире китәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Россия түләү системасына тулысынча күчү вакыты ике тапкыр озайтылды: 1 июльдән 1 октябрьгә, ә аннары октябрьдән 2021 елның 1 гыйнварына кадәр. Картаны алыштырганнан соң, күчерү өчен яңа реквизитларны Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк булачак. Моны ведомствоның рәсми сайтында Шәхси кабинет ярдәмендә эшләү уңайлы. Пенсияләрен счетка (сберкнижка) күчереп яки почта аша (өйгә) алган пенсионерлар өчен 2021 елның 1 гыйнварыннан берни дә үзгәрмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев