Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан эшмәкәрләренә тиз түләү системасы мөмкинлекләре турында сөйлиячәкләр.

Татарстан эшмәкәрләрен 15 декабрьдә тиз түләү системасы мөмкинлекләре турында вебинарда (СБП) катнашырга чакыралар.

Россия Банкы экспертлары һәм түләү карталарының Милли системасы сәүдә компанияләре өчен тиз түләү системасының (СБП) үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләячәк.

 

Үз тәҗрибәсе белән шулай ук, СБП кулланган банк һәм бизнес вәкилләре дә уртаклашачак.

 

Белем бирү вебинары Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә башлана.

 

Ул YouTubeтагы Россия Банкы каналында һәм Facebookтагы битендә трансляцияләнәчәк.

Сорау бирү өчен https://proofix.ru/edu1512/ сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.

 

Семинарда катнашу – бушлай, чара 12 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен.

 

Исегезгә төшерәбез, тиз түләү системасы сәүдә предприятиеләренә чыгымнарны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә. Товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләүне СБП аша кабул иткәндә, алар өчен комиссияләр банк карталары белән түләгәндәгегә караганда 2-2,5 тапкырга түбәнрәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев