Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Салават күпере"ндә һәм Осиново бистәсендә поликлиника төзергә планлаштыралар

Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында республика ведомствосы башлыгы урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.

"Салават Купере”ндә сменага 650 кешене кабул итү мөмкинлеге булган поликлиника төзелешен без беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча планлаштырдык. Бүгенге көндә Төзелеш министрлыгында җир кишәрлеген ызанлау мәсьәләсе бара, техник бирем инде Төзелеш министрлыгында», - диде Фатыйхов.

Министр урынбасары Осиново бистәсендә "ремонтланган медицина учреждениесенең куәте, шулай ук, биредә тиз артучы халыкка җитми" дип өстәде.

Яшел Үзән районы башлыгы белән киңәшмә үткәрелде һәм хәзер үк техник бирем әзерли торган эшче төркем төзелде, дип йомгак ясады спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев