Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

«Воин-Освободитель» патриотик үзәге фонды МХО зонасына гуманитар йөк җибәрде

Чираттагы гуманитар ярдәм Яшел Үзәннән фронтка юл алды. Бу юлы йөкне «Воин-Освободитель» патриотик үзәге фонды зур тырышлык белән туплады.

Бу шундый мизгел — һәр посылкада туган якның җылысы, әниләребезнең догасы һәм якыннарыбызның җиңүгә булган какшамас ышанычы.

Ниләр җибәрәбез?
Иң кирәклесе һәм мөһиме: бер тонна бензин, азык-төлек, еврокублар, йөз литр водород перекисе һәм, әлбәттә, салкыннарда җылытачак киемнәр.

МХО катнашучысы Руслан Сибгатуллин чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерә:

«Ярдәм иткән һәркемгә, бигрәк тә мәктәпләргә чиксез рәхмәт! Бу безнең өчен бик мөһим. Барыгызга да Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен. Тыныч булсын күңелегез — җиңү безнең якта булачак!»

Бу изге эштә катнашкан һәр кешегә баш иеп рәхмәт әйтәбез. Игелекле эшләребез тукталмасын! Егетләр, без сезнең белән!

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев