Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

Ватан сагында – яшьлек, акыл һәм технологияләр

Татарстанда хәрби комиссариатлар эшендә яңа тенденция: контракт төзүче яшьләр саны арта гына.

Казандагы контракт буенча хезмәт итүгәсайлау пункты офицеры Егор Горячев билгеләп үткәнчә, кандидатларның яше кимегән. Әгәр узган елларда 30 яшь минималь чик булса, бүген 20 яшьлекләр дә үз теләкләре белән хезмәткә бара.

– Яшьләр эрудициясе, белеме белән аерылып тора. Алар хезмәтне тыныч тормышта да кирәк булачак заманча һөнәр алу мөмкинлеге итеп карый, – дип сөйләде Горячев.

Иң зур кызыксыну – Пилотсыз системалар гаскәренә. Бу бик яңа, тиз үсеш алган юнәлеш. Анда хезмәт итүчеләр төрле дроннар, гусеницалы аппаратлар, шул исәптән су өстендә йөзүче катерлар белән идарә итәргә өйрәнә.

Финанс ярдәме артты

2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүләр 2,9 млн сумга кадәр күтәрелде. Бу – Идел буе федераль округында иң югары күрсәткеч. Өстәвенә, республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән. Бу – өстәмә социаль гарантияләр, балалар бакчасыннан алып коммуналь түләүләргә кадәр ярдәм чаралары.

Ничек башларга?

Пилотсыз системалар гаскәренә язылу өчен махсус «кайнар  линия» эшли: 117 номерыннан 4 төймәсен басарга кирәк. Кандидатның контактлары пунктка тапшырыла. Шулай ук Казандагы сайлау пунктына, Аэропорт урамы, 1/40 адресы буенча, яисә  221-44-52, 8-800-222-59-00 телефоннары  буенча да мөрәҗәгать итәргә була.

Яшел Үзән — актив эш үзәге

Яшел Үзән районында контракт буенча хезмәткә алу эшен район хәрби комиссариаты алып бара. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин җитәкчелегендәге комиссариат яшьләр белән системалы эшли. Соңгы айларда биредә БПЛА отрядларына язылучылар саны сизелерлек арткан.

– Егетләр килә, сораулар бирә. Аларны хезмәтнең яңа технологияләр белән бәйле булуы кызыксындыра, – дип билгели Паймурзин.

Район хәрби комиссариаты адресы: Яшел Үзән шәһәре, Туктаров урамы, 3нче йорт. Эш сәгатьләрендә монда килеп, контракт төзү тәртибе, льготалар, өйрәтү үзәкләре турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

Геймерларга аерым игътибар

Егор Горячев шулай ук кызыклы күзәтү белән уртаклашты: компьютер уеннарын яратучыларга БПЛА гаскәренә эләгү җиңелрәк. Аларның кул моторикасы яхшырак үскән, пульт белән идарә итү аларга таныш. Бу өйрәнү процессы вакытын кыскарта.

Контракт шартлары

Минималь срок — 1 ел. Контракт автомат рәвештә озайтылмый. Хезмәт итүчеләрне башка гаскәр төрләренә күчерү каралмаган. Өйрәтү Татарстанга күрше төбәкләрдә уза, дәвамлылыгы – ике айдан ким түгел.

Яшел Үзән районы хәрби комиссариаты өстәмә сораулар буенча бәйләнештә торырга әзер. Адрес: Яшел Үзән, Туктаров урамы, 3нче йорт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев