Уразлы авылында маскировка челтәрләре үрәләр
Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә.
Әлеге максатта оештырылган чараларның берсен икенчесе алыштырып тора.
- Авылдашларыбыз Уразлы авылы клубында җыелып, маскировка челтәрләре үрә башлады. Маскировка челтәрләре ясарга өйрәнү өчен, өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, хатын-кызлар да, гомумән, вакыты, теләге һәм кул эшенә сәләте булганнар катнаша.
Махсус маскировка челтәре хәрбиләрнең гомерен саклап кала ала. Алар алгы сызыктагылар өчен бик тә кирәк. Алар хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга җибәреләчәк. Күңел җылысын кушып үргән челтәрләр егетләргә көч өстәп, хәвеф-хәтәрдән сакласын иде, – дип яза мәдәният йорты мөдире Лилия Шәйхетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев