Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

Пилотсыз аппаратлар гаскәренә яңа буын операторлар кирәк

Россия Оборона министрлыгы пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА) гаскәрендә хезмәт итүче хәрбиләр өчен контракт шартларын киңәйтте. Бүген махсус хәрби операцияне пилотсыз системалардан башка күз алдына китереп булмый. Алар даими камилләшә, шуңа күрә квалификацияле операторларга ихтыяҗ елдан-ел арта.

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәренә хәрбиләр җыю эше башланды

Яшел Үзән хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Самат Миңнеханов хәбәр итүенчә, бүген республикада бу юнәлештә масштаблы эш алып барыла.

Төп шартлар:

  • 18–45 яшь;

  • психологик һәм физик яктан әзерлек;

  • медкомиссия нәтиҗәләре буенча «А» яки «В» категориясе;

  • хөкем ителмәгән, инвалидлыгы һәм җитди сәламәтлек проблемалары булмаган;

  • РФ Оборона министрлыгы белән контракт — ким дигәндә 1 елга.

Матди ярдәм:

  • Бер тапкыр бирелә торган түләү — 2 млн 900 мең сум:

    • 2 млн 500 меңе — Татарстан бюджетыннан;

    • 400 меңе — РФ Оборона министрлыгыннан.

Сайлап алу һәм уку:

  • Өч этаптан торган сынау: тизлеккә, логик фикерләүгә һәм математика нигезләренә.

  • Казанда психологик сайлау уза.

  • Сайлау узганнар өчен 3 айлык мәҗбүри укыту каралган.

Өстенлекләр:

  • Хезмәт урыны үзгәртелми — операторлар башка частьләргә күчерелми.

  • Авиацион һәм техник белемлеләргә, хәрби уку йортлары тәмамлаучыларга өстенлек.

  • Махсус хәрби операциядә катнашканнарга өстәмә социаль гарантияләр:

    • МХО зонасында хезмәт иткән өчен көненә 4 240 сум (ике вазифаи оклад);

    • Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы.

Ничек мөрәҗәгать итәргә?
Яшел Үзән хәрби комиссариатына,
телефон: 8 (800) 222-59-00
сайт: https://heroes-tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев