Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Безнең геройлар

МХО ветераны Роберт Хөснетдинов үзенең агачтан сувенирлар ясау остаханәсен ачкан

Тормыш юлының катлаулы битен ябып, яңача яши башларга мөмкинлек тудырган дәүләт программасы сугыш ветеранына нәрсә биргән?

Фотолар: шәхси архивтан

Агымдагы елның язында Яшел Үзән районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгенә эш эзләп килгән 58 яшьлек Роберт Хөснетдинов бүген инде үзенең агачтан сувенирлар ясау остаханәсен ачу белән мактана ала. 

Ул сугыш юлын рядовой дәрәҗәсендә үтеп, сугышчан батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнгән ветеран. Махсус хәрби операциягә дә ул үз теләге буенча, РФ Оборона министрлыгы белән 1 елга контракт төзеп китә. Әмма, белгәнебезчә, сугыш хәрәкәтләре дәвам итү сәбәпле, аның да, башка бик күпләрнеке кебек, контракт срогы озайтыла. Роберт Хөснетдинов МХО зонасында кем генә булмаган, нинди генә вазифалар үтәмәгән, әйтик, аңа төрледән төрле транспорт чараларын да йөртергә туры килгән. Кыскасы, универсал солдат кебек була ул анда. Шулай хезмәт итеп йөргәндә, аны дошман пулясы түгел, үз сәламәтлеге – инфаркт аяктан ега. Инде госпитальгә кереп дәвалана башлау белән аны шушы йөрәк өянәгенең икенчесе дә «бәрә».

Робертта яшәү теләгенең көчле булуы аякка басарга ярдәм итә. Терелеп, гаиләсе янына кайтып, хәрби хезмәткә киткәнче үк хыялланып йөргән эшен, ниһаять, ныклап ачып җибәрергә карар кыла. Әлбәттә, аңа МХО ветераны булуы да ярдәм итми калмый. Бәхетенә, аңа Албабада үз йорты белән яшәве дә остаханә ачарга мөмкинлек бирә. Хатыны белән улы да аның мондый омтылышына, иҗади хыялына теләктәшлек белдерә. Гаиләдә терәк булганда бик күп эшләрне башкарырга була.

Үз эшен ачу буенча Кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать иткәч, ике атна эчендә аңа дәүләт ярдәме чаралары – социаль адаптация һәм һөнәри юнәлеш бирү тәкъдим ителә. Бу аның хезмәт базарында конкуренциягә сәләтлелеген арттырырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, Роберт үзенең кече бизнесын ачу юлын сайлый. Ул Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районы буенча социаль яклау бүлеге белән социаль контракт төзи. Бүлек тарафыннан бирелгән 350 мең сум акчага ул агачтан уникаль сувенир әйберләр ясау өчен заманча станок сатып ала.

– Хәрби хезмәттән соң мин кул эшенә тартылдым, агач белән эшләү мине тынычландыра һәм иҗат итү мөмкинлеге бирә. Социаль контракт – бу минем хыялымны тормышка ашыру өчен зур ярдәм. Хәзер минем алдымда яңа эш урыны, даими керем һәм үсү перспективасы, – дип бүлеште үзенең уңышы белән Роберт Хөснетдинов.

Кадрлар үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, ветераннарны эшкә урнаштыру һәм аларның эшкуарлык инициативаларын хуплау – дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше. Социаль контракт механизмы аеруча эффектив булып, ул гражданнарга үз эшен башларга, яки авыр тормыш хәлен җиңәргә мөмкинлек бирә. Роберт үрнәге күрсәткәнчә: хәтта сугыш инвалидлары да, теләкләре булса, икътисадның актив субъектына әверелә ала.

Бүгенге көндә яңа станокта беренче сувенирлар әзерләнеп беткән. Роберт аларны туган ягының истәлекле урыннары, татар милли орнаментлары һәм хәрби тематикага багышлап эшли. Продукциясе инде берничә шәхси һәм интернет-кибетләр кызыксынуын уяткан. Социаль контракт шартлары буенча аның алты айдан эшенең нәтиҗәләре турында хисап бирәчәге көтелә. Аның бүгенге күрсәткечләре – ясалган 20гә якын заказы – оптимизм өчен нигез бирә.

Яшел Үзәннең бу батыр ветераны, үз куллары белән иҗат итеп, яңа тормыш битен ача. Аның үрнәге – башка сугыш катнашучылары өчен дә илһам чыганагы, ә социаль контракт – хыялларны чынга ашыруның ышанычлы коралы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев