Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Безнең геройлар

МХО катнашучыларына 20 мөмкинлек

Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга күп төрле ярдәм күрсәтә. Аларның күбесе проактив режимда алып барыла.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

ИМИНИЯТ СТАЖЫ ҺӘМ ПЕНСИЯ КОЭФФИЦИЕНТЛАРЫ

МХОда катнашучылар өчен иң мөһим социаль гарантия – пенсия хокукларын формалаш­тыруның үзенчәлекле шартлары. Анда булу вакыты иминият стажына икеләтә күләмдә кертелә: бер ел хезмәт итү ике ел хезмәт стажы итеп исәпләнә. Шул ук вакытта арттырылган пенсия коэффициентлары санала – сугышта катнашкан бер ел өчен гадәттәге 1,8 урынына 3,6 коэффициент исәпләнә.

Болар автомат рәвештә башкарыла: Социаль фондка килгән мәгълүматлар нигезендә иминият стажы һәм пенсия коэффициентлары гаризасыз рәсмиләштерелә. Шулай ук МХОда катнашу вакыты хезмәт стажы өчен картлык буенча вакытыннан алда пенсия билгеләгәндә дә исәпкә алына.

ТҮЛӘҮЛӘР АЙ САЕН

Ветераннарга Социаль фонд 4 838 сум күләмендә ай саен акчалата түләү билгели. Россия Геройларына бу пособие 103 693 сум тәшкил итә. Ике түләү дә ведомствоара хезмәттәшлек мәгълүматлары нигезендә автомат рәвештә рәсмиләштерелә.

КОМПЕНСАЦИЯ ҺӘМ РЕАБИЛИТАЦИЯ

МХОда яраланучылар ай саен акчалата компенсация алырга хокуклы. Аның күләме инва­лидлык төркеменә бәйле. Моннан тыш, алар реабилитацияләүнең техник чаралары белән аерым программа буенча тәэмин ителә. Кирәкле әйберләр сатып алыр өчен электрон сертификат та гариза белән мөрәҗәгать итмичә — медицина-социаль экспертиза учреждениеләре мәгълүматлары нигезендә рәсмиләштерелә.

САНАТОРИЙ-КУРОРТ ДӘВАЛАНУЫ ҺӘМ ЮЛ ЧЫГЫМНАРЫ

МХОдан демобилизацияләнүчеләр Социаль фонд карамагындагы реабилитация үзәкләрендә медицина тернәкләнүе уза һәм шифаханәләрдә дәвалана ала. Моның өчен сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы һәм дәвалану кирәклеген раслаучы документлар булырга тиеш. Социаль фонд бүлеге дәвалану урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын да каплый.

«ЯРДӘМ ЧАРАЛАРЫ — ТОТКАРЛЫКСЫЗ»

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйткәнчә:

«Без МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре тиешле барлык ярдәм чараларыннан бернинди тоткарлыксыз файдалана алсын өчен тырышабыз. Күпчелек түләүләр проактив форматта, гариза кабул итмичә генә билгеләнә».

РЕАБИЛИТАЦИЯ ҮЗӘКЛӘРЕНӘ ЮЛ

Реабилитация үзәкләрендә дәвалануга гаризаны Социаль фондның теләсә нинди клиент хезмәтендә яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев