Күгәйдә мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы МХО катнашучыларына ярдәм кулын сузу өчен берләшкән
Күгәй авылында мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләргә ярдәм итү эшенә зур җаваплылык белән кушылган.
Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»
Биредә һәркем уртак максат – ил сакчыларына күңел җылысы һәм ярдәм кулын сузу өчен берләшә.
Мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре егетләргә өй токмачы әзерләп җибәрә. Әлеге изге башлангычны коллективтагы хатын-кызлар күтәреп алган. Моннан тыш, авыл халкы өйдә әзерләнгән кайнатмалар, тозлы кыярлар һәм башка күчтәнәчләр дә җыя.
– Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Без аларга күңел җылыбызны кушып токмач кисәбез, күчтәнәчләр әзерлибез. Авыл халкы да читтә калмый, бердәм булып булыша. Матди ярдәм дә күрсәтергә тырышабыз. Норлатның «Өмет» волонтерлар штабы белән даими элемтәдә торабыз, – ди мәктәп һәм балалар бакчасы мөдире Гөлнара Шәйхнурова.
Күгәйлеләрнең әлеге гамәле – чын патриотизм үрнәге. Авыл халкы, бер гаиләдәй тупланып, ил иминлеге өчен хезмәт итүче егетләргә терәк булырга омтыла. Мондый бердәмлек һәм ихлас ярдәм бүген аеруча кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев