Волонтер Рамил Садыков җитәкчелегендә Мулла Иле авылы халкы тагын бер игелекле эш башлап җибәрде.
Алар мәдәният йортына җыелып, маскировка челтәрләре үрә. Маскировка челтәрләре үрү өчен өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да, гомумән, вакыты, теләге һәм кул эшенә сәләте булган һәркем килә ала.
Күңел җылысын кушып үргән челтәрләр егетләргә көч өстәп, хәвеф-хәтәрдән сакласын иде. Сугыш афәтләре тизрәк бетеп башка кабатланмасын иде!
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Нет комментариев