Яшел Үзән военкомы Африка корпусы шартларын ачыклады
Әңгәмәбезнең төп темасы — Ватанны сакларга теләүчеләрне көткән финанс мөмкинлекләре.
Фото: редакция архивыннан
Яшел Үзән районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин «Яшел Үзән» газетасына эксклюзив интервью биреп, контракт буенча хезмәт итүнең финанс шартлары турынд сөйләде. Бүген көнбатышта да, көньякта да безнең хәрбиләр дәүләт мәнфәгатьләрен саклый. Ә Африка корпусы — хәрби хезмәтнең яңа, җаваплы юнәлеше. Ләкин күпләрне, әлбәттә, финанс сораулары борчый. Хәрби комиссар аларга ачыклык кертте.
– Илшат Илфакович, контракт төзүчеләргә нинди түләүләр каралган?
– Безнең районда Африка корпусы белән контракт төзүче һәркемгә берьюлы 2,9 миллион сум түләнә. Бу сумма ике чыганактан формалаша: 2,5 миллион сум — Татарстан Республикасы бюджетыннан, ә 400 меңе Россия Оборона министрлыгы тарафыннан бирелә. Бу – гаилә бюджеты өчен бик җитди ярдәм.
– Ә айлык түләүләр нинди? Монысы да күпләр өчен мөһим.
– Айлык акчалата түләүләр, ил чигеннән еракта, шул исәптән Африка корпусы сафларында хезмәт иткәндә, 240 меңнән 310 мең сумга кадәр тәшкил итә. Болар – гарантияләнгән суммалар. Һәр кеше өчен бу — үз гаиләсенең киләчәген планлаштыру өчен ныклы нигез.
– Татарстан бүген төбәк түләүләре буенча алдынгыларда икәнен беләбез...
— Әйе, 1 гыйнвардан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләүләр 2,9 млн сумга кадәр арттырылды. Бу – илдә иң югары түләүләрнең берсе, Идел буе федераль округында исә иң зур сумма. Республикада бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен яклауга юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән. Бу эш акча белән генә чикләнми, дәүләт тарафыннан комплекслы ярдәм күрсәтелә.
Пилотсыз системалар гаскәрләре: аерым эзләү юлы
Бүген армиягә иң заманча юнәлешләр буенча да кадрлар кирәк. Шуларның берсе – БПЛА (пилотсыз очу аппаратлары) отрядлары.
– Пилотсыз оча торган системалар гаскәрләре өчен аерым шартлар бармы? — дигән сорауга Илшат Паймурзин болай дип җавап бирде:
– Әлбәттә. Бу юнәлеш буенча контракт төзү теләген белдергәннәр өчен махсус эзләү системасы эшләп тора. 117 номерына шалтыратып, 4 төймәсен басу җитә. Кандидат алдан билгеләнгән параметрларга туры килсә, аның контакт мәгълүматларын пункттагы белгечкә тапшыралар, аннары инде аерым, җентеклерәк әңгәмә үткәрелә.
БПЛА отрядларында хезмәт итү — яңа технологияләр белән эш итү, югары дәрәҗәдә әзерлек таләп итә. Шуңа күрә кандидатларны сайлап алуга аерым игътибар бирелә. Тик рәсмиләштерү процессы гадиләштерелгән: барысы да бер урында, хәрби комиссариатта аңлатыла һәм оештырыла.
Яшел Үзән аша Африка корпусына ничек эләгергә?
Контракт имзаларга һәм Африка корпусы сафларына басарга теләүчеләр Яшел Үзән хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Адрес: Яшел Үзән шәһәре, Туктаров урамы, 3. Өстәмә мәгълүматны телефон аша да алып була: 8 (84371) 5-96-85.
– Рәсмиләштерү никадәр вакыт ала? – дигән сораулар еш яңгырый.
Хәрби комиссар аңлатуынча, контрактны рәсмиләштерү гади схема буенча бара: паспорт, хәрби хисап документлары, берничә тикшерү процедурасы – һәм сез хезмәт урынына юллама аласыз. Барлык оештыру мәсьәләләре военкомат хезмәткәрләре тарафыннан аңлатыла, юл чыгымнары да каплана.
Хәзерге көндә Россия Оборона министрлыгы контракт буенча хезмәт итүчеләргә киң мөмкинлекләр тәкъдим итә. Африка корпусы — Ватан мәнфәгатьләрен ил чигеннән еракта саклаучылар өчен дәүләтнең махсус программасы. Республикабыз төбәк түләүләре күләме буенча илдә алдынгы позицияләрне били, бу – контракт төзүчеләргә гаиләләре өчен ышанычлы киләчәк булдыру мөмкинлеген бирә.
«Бүген безгә төрле белгечлекләрдәге ир-егетләр кирәк, – дип билгеләде Илшат Паймурзин. – Элекке хәрби тәҗрибә булмаса да, яшьләрне, көчле, һөнәрле кандидатларны алабыз. Иң мөһиме – Ватан алдындагы бурычны аңлау. Ә дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән ярдәм – гадел хезмәт хакы һәм гаиләләргә таяныч».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев