Геройлар исеме мәңгелек: Олы Яке авылында мемориаль такта ачылды
Олы Яке авылында истәлекле һәм дулкынландыргыч чара узды – Украинадагы махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган якташларыбыз истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Тантанада Яшел Үзән муниципаль районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Юлия Новикова, Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина, мәктәп укытучылары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре чыгыш ясады. Алар егетләребезнең батырлыгын, какшамас рухын һәм Туган илгә тугрылыгын ассызыклады.
Чарада геройларыбызның әти-әниләре, туганнары, авыл халкы һәм мәктәп укучылары катнашты. Тантана бер минутлык тынлык белән башланды. Мәктәп укучылары һәм укытучылар әзерләгән концерт номерлары, патриотик шигырьләр һәм җырлар беркемне дә битараф калдырмады.
– Бу көн безнең өчен бик авыр, әмма шул ук вакытта горурлык хисләре дә уята. Якыннарыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге яшәр. Илебез тыныч, күкләребез аяз булсын, – дип сөйләде мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитова.
Мемориаль такта – батыр якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүче символ гына түгел, ә яшь буын өчен дә зур тәрбия чарасы. Ул Ватанга тугрылык, батырлык һәм җаваплылык төшенчәләренең никадәр кадерле булуын искәртеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев