Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

Герой булып тумыйлар, герой – булалар!

2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде һәм алай гына да түгел...

Шулай ук, агымдагы ел Яшел үзән районында безнең бөек галим-этнограф, әдәбиятчы, XIX гасыр мәгърифәтчесе, матур әдәбият, фольклор, филология, грамматика, тарих, география, математика, гигиена, анатомия, физика, кулинария һәм башка юнәлешләр буенча кырыктан артык фәнни хезмәтләр авторының 200 еллыгы хөрмәтенә Каюм Насыйри елы буларак билгеләнә.

Кече Шырдан нибары зур ике урамнан торучы кечкенә авыл булуына карамастан, аларның һәрберсе үзенчә атаклы: берсендә – Каюм Насыйри исемен йөрткәнендә безнең атаклы галимебез дөньяга килгән, ә Вахитов урамында – заманыбыз герое, махсус хәрби операциядә катнашучы Булат Султаев туып үскән. Язмамны да аңа багышлыйсым килә.

Булат Марат улы 1993 елның 13 апрелендә, төбәгебезнең иң матур табигать кочагында утыручы Кече Шырданда туган татар улы. Җиде яше тулганны да көтмичә, авылның башлангыч мәктәбенә укырга керә. Ә инде аннары урта белемне Олы Ачасыр мәктәбендә алып, аны 2007 елда уңышлы тәмамлый. Районыбызның 107нче һөнәр училищесында авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегендә тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгы машиналары һәм җиһазларын ремонтлау буенча слесарь һөнәрен үзләштерә, шул ук вакытта «ВС» категорияле транспорт чараларын йөртү программасы буенча да укый.

2011 елның ямьле май аенда хәрби хезмәткә алына, ватан алдында ирлек бурычын башта Краснодар өлкәсендә, аннары Төньяк Осетиядә өлкән разведчик-снайпер вазифасында үти. Нәкъ бер елдан туган якларына исән-имин әйләнеп кайта. Юл төзелеше һәм ремонтлау оешмасына эшкә урнашып, махсус техника йөртә. Һәм, әлбәттә инде, тиң ярын очрата. Олы Шырдан кызы Аделина белән 2019 елның матур җәй башында гаилә коралар. Яшьләр Яшел Үзән шәһәрендә яши. Әти-әни булу бәхетен биреп, озак көттерми генә, уллары Радмир дөньяга аваз сала. 2020 елда Булатны үз авыл җирлегендә депутат итеп сайлыйлар. Эш, гаилә мәшәкатьләре белән көн артыннан көн уза, тормыш алга бара, вакыт та бер урында тормый. 2022 елның май уртасында Султаевларның тагын бер нәсел дәвамчылары – икенче уллары Ранель туа.

Әмма гаилә башлыгына төпчек улларының абаланып китүен дә, беренче адымнарын да, тәүге сүзләрен дә – сабыйның көн саен нинди дә булса яңалыгын күреп сөенү насыйп булмый. Август ахырында, өлешчә мобилизация буенча, повестка килә. Булат махсус хәрби операция зонасына китеп, Луганск һәм Донецк Халык республикаларында хезмәт итә – мотострелоклар взводында машина йөртә. Ноябрь аенда җитди яралана: сул кулбашына бик күп санда ярчыклар эләгә, беләк сөяге сына, күкрәге, кул-аяклары җәрәхәтләнә. Екатеринбург клиник госпиталендә катлаулы ике һәм Казан шәһәре хәрби госпиталендә тагын өч җитди операция кичерә. Әмма шундый авыр хәлдә булуына карамастан, күңеленә тынычлык таба алмый, кайнар ноктадагы иптәшләре өчен борчыла һәм госпиталь белән аралар өзелгәнне дә көтмичә, үз теләге белән, кабат махсус хәрби операция зонасына юл ала…

2024 елның беренче көне үк Султаевлар гаиләсенә кара кайгы булып керә: Булатның хәбәрсез югалуы турында рәсми хәбәрнамә килә. Якыннарының, ә бәлки исәндер, бәлки бу нинди дә булса ялгышкынадыр, дигән соңгы өмет чаткылары 7 июнь көнне өзелә – Аделинага иренең үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр итәләр. Ул махсус операция зонасында хәрби бурычлар үтәгәндә, 2023 елның 12 декабрендә һәлак була. «Махсус хәрби операциядә катнашучы» һәм вафатыннан соң «Батырлык Ордены» медальләре белән бүләкләнә.

Булат бик яхшы күңелле, хезмәт сөючән, ярдәмчел, һәркемгә ихтирамлы, намуслы, кыю, батыр, бик җаваплы ир-егет иде. Ватанын саклаучы гына түгел, әти-әнисенең үрнәк улы, хатынына яратучан ир, улларына кайгыртучан һәм яклаучы иң шәп әти дә булды.

Үз Ватанының лаеклы гражданины, олы йөрәкле һәм зур хәрефтән КЕШЕ итеп тәрбияләгән мәрхүм әти-әниләре Гөлнур һәм Марат Султаевларга олы рәхмәт һәм тирән ихтирам белдерәсе килә.

Авыл исеме Кече (Шырдан) дип аталуына карамастан, биредә кешеләр, бөек Каюм бабай кебек (ә ул галим генә түгел, кече ватанын яратучы патриот та булган), аның токымы, якташы Булат кебек, ачык күңелле, олы йөрәклеләр. Чөнки ул гади солдат кына түгел, ул – тынычлык һәм бөек Ватаныбыз чикләре иминлеге өчен гомерен биргән чын герой. Бу аны белгән кешеләрнең йөрәкләрендә мәңгегә яшәячәк горурлык һәм хөрмәт өчен нигез булды.

Аның турында хатирәләр күңелләребездә яшәсен, без аны башкалар хакына барысын да, хәтта гомерен биргән кеше буларак истә саклаячакбыз. Бу – рәсемдә аның образын тәмамлаучы соңгы штрих кебек…

Җирлек башлыгы Рәис Кәримов әйткәнчә, Булат, Каюм бабай кебек үк, үзеннән соң якты эз калдырды, шул ук вакытта балаларына якты киләчәккә бөтен юлларны, мөмкинлекләрне ачты.

Аның гаиләсенә рухи һәм матди яктан ярдәм күрсәткән һәм моны эшләүне дәвам иткән дәүләтебезгә зур рәхмәт.
Булатның вафатыннан соң дәүләт түләүләренә хатыны торак сатып алды һәм улларының тормышы, үсеше өчен бөтен шартларны тудыра.

Мәкаләмне якташыбыз, язучы Ирек Сафинның безнең Булатка багышлаган шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Рәмзия Айбатуллина.
Олы Шырдан

Матәм
Матәм бүген, матәм көне бүген,
Күз яшьләрен күпләр түктеләр,
Тол хатынны (бигрәк яшь тә үзе)
Иңбашыннан кочып үптеләр...
Булат, Булат, син дә китеп бардың,
Ике сабыеңны калдырып.
Яу кырыннан Раббым тарафына
Ашар өчен, күпер салдырып.
Сиңа инде дога гына кирәк,
Соңгы каның тамды еракта.
Бүген, исә, табут-җәсәдеңне
Күмде Шырдан, егълап, зиратта.
Корыч төсле идең, каты тимер,
Үзгә иде, ныклы җисемең,
Истә калыр, мәңге истә калыр,
Булат энем, газиз исемең.
Юатырлык сүзләр юктыр бүген...
Тамакка да төер тыгыла...
Күрче, әнә, күрче, күпме халык
Зират тарафына агыла!
Соңгы юлга үз батырын озата
Авылдашлар, дуслар, туганнар...
Күз яшедәй ләйсән яңгырлар да
Соңгы юлларыңны юганнар…

Фотолар Султаевларның гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев