Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

«Балаларның хатларын елый-елый укыйбыз»

Әйшә гимназиясендә узган «Батырлык дәресе» берәүне дә битараф калдырмады.

ФОТОРЕПОРТАЖ

«Батырлык дәресе» гадиләреннән нык аерыла. Анда укытучы ниндидер яңалык та ачмый, диктант-сочинение дә язылмый, билге дә куелмый. Әмма анда батырлык, кыюлык, туган җирне, халкын ярату кебек сыйфатларның бу тормышта никадәр мөһим булуы ярылып ята. Башкаларның тынычлыгы өчен үз гомерләрен дә бирергә әзер булган герой якташларыбызны үсеп килүче буынга үрнәк итеп күрсәтү – безнең бурыч. Махсус хәрби операция сугышчылары Руслан Сибгaтуллин һәм «Рендалл» позывнойлы Руслан укучылар белән аралашу, сорауларына ачыктан-ачык җавап бирү өчен Әйшә гимназиясенә «Батырлык дәресе»нә килде.

Руслан Сибгaтуллин 2023 елда МХО зонасына үз теләге белән китә. Курку белмәс егетнең активлыгын күреп, штурм взводы командиры итеп билгелиләр. Кече сержант офицер дәрәҗәсенә лаек була. Чөнки ул беренче көннән алгы сызыкта: камалыштан хезмәттәшләрен чыгара, яралыларны коткара. Ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашкандыр, анысын әйтүе авыр, әмма 2024 елда каты яралана. Шул көннән бирле үз сәламәтлеге өчен көрәшергә мәҗбүр ул. Тик Руслан зарланып, өйдә уфтанып ята торганнардан түгел. Госпитальләрдән кайтып кермәсә дә, укучылар арасында патриотик тәрбия сәгатьләре оештыра, гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша, тизрәк терелеп, шунда, егетләр янына китү турында хыяллана.

2022 елдан бирле МХОда хезмәт иткән «Рендалл» позывнойлы Руслан Яшел Үзәнгә әле ике атна элек кенә кайткан. Ул – пилотсыз очу аппаратларын кулланып хәрби бурычларны үтәү өчен җаваплы төркем җитәкчесе. Әтисе дә биредә хезмәт итә. Ул да аның үрнәгендә үз теләге белән туган илен якларга алына. «Рендалл» позывнойлы батыр якташыбыз турында тулырак газетабызның алдагы саннарында укырга мөмкин булачак.

Хәрби егетләребез белән очрашуда укучылар кызыксындырган сорауларны яудырып кына торды. Аларның барысын да беләсе килә: ни өчен мондый кыю адымга барганнар, сугышта яшәү шартлары ничек, авырлыкларга түзәргә нәрсә көч бирә һәм башкалар.

– Ватаныбызны саклау һәр ир-егетнең бурычы! Иң беренче куркыныч иде, нинди хисләр кичергәнне аңлатырлык түгел. Тора-бара барысына да өйрәнәсең. Анда бит үзең өчен генә түгел, ә иптәшләрең өчен дә борчыласың. Аеруча штурм алдыннан калтырата башлый, кире кайтмаска мөмкинлегеңне аңлыйсың. Тик үзебезне тиз кулга алабыз, башкача ярамый. МХОда катнашу тормышыбызны 100 генә түгел, ә 200 процентка үзгәртте. Тормышка караш, аны тоемлау башка. Мин хәзер елаган балаларга тыныч кына карый алмыйм, кемнедер кыерсытуга... Урамга чыгып, гади генә агачларга сокланып, саф һаваны тутырып сулау да минем өчен бәхет. Тормышка шатланам! Чөнки күк йөзебез тыныч, дроннар очмый. Йоклау турында да сорыйсыз. Ничек туры килә инде, берничә кеше блиндажларда кыр тычканнары белән йоклаган чаклар да булды. Алар анда бик күп. Ял 2-3 айга бер туры килә. Ул чакта юынырга, тәмтомнан авыз итәргә тырышабыз. Сез көндәлек кулланган кәнфит-шоколадлар безнең өчен затлы ризык булып санала. Тагын бер мизгелне әйтми булдыра алмыйбыз, ул да булса сездән килгән хатларны уку. Ышанасызмы, юкмы, баһадирдай ир-атларны кайсыдыр шәһәр яки авылдан килгән, балалар кулы белән язылган гади генә хатлар елата. Сезнең хатлар андагы егетләргә зур көч бирә. Языгыз! Киңәшем шул: янәшәдәгеләргә карата игелекле булыгыз, яхшы укыгыз, әтиәниләрегезне тыңлагыз. Алар сезгә беркайчан да начар киңәш бирми, – ди Руслан Сибгaтуллин.

Әлбәттә, шушы Русланнар кебек батыр егетләребезне тәрбияләүдә гаиләнең һәм мәктәпнең роле чиксез зур. Тәртипле, акыллы, кешелекле булып үсү, кирәк чакта дустыңны, туган ягыңны яклау кебек сыйфатларны булдыру – мөһим бурычларның берсе. Әңгәмә форматында узган очрашудан соң, малай-кызларның да күп нәрсәгә күзләре ачылгандыр, дип ышанасы килә. Әйе «Батырлык дәресе» берәүне дә битараф калдырмады. Ул тәмамлангач та, ике малай Руслан Сибгaтуллин янына килеп шоколад бүләк итте. Аларның бу гамәлләре ихлас иде. Күрәсең, «сез көн саен ашаган кәнфит, печеньелар безгә бик тансык» дигән сүзләр йөрәкләренә тигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев