Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Бәйгеләр

«Яшел Үзән» шигырь язучылар бәйгесе игълан итә!

Апрель – шигърият, Тукай ае. Табигать уяна, күңелләрдә илһам туа. Шушы матур вакыт та «Яшел Үзән» газетасы укучылары арасында шигырь язучылар бәйгесе игълан итә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бәйгенең төп максаты – туган телебезне саклау, үстерү һәм аның матурлыгын яшь буынга җиткерү.

Әгәр сез шигырь язарга яратасыз, күңелегездә туган уй-хисләрне шигъри юлларга саласыз икән – бу бәйге нәкъ сезнең өчен!

Иң оста 10 авторны матур бүләкләр көтә.

Җиңүчеләрнең шигырьләре «Яшел Үзән» газетасы битләрендә басылып чыгачак. Шигырьләрегезне көтеп калабыз!

Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Иҗат җимешләрегезне МАКС мессенджерына +7-927-413- 83-43 телефонына юллагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев