Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Бәйгеләр

«Яшел Үзән» шигырь бәйгесе игълан итте

Апрель – шигърият, Тукай ае. Табигать уяна, күңелләрдә илһам туа. Шушы матур вакытта «Яшел Үзән» газетасы укучылары арасында шигырь язучылар бәйгесе игълан итә.

Бәйгенең төп максаты – туган телебезне саклау, үстерү һәм аның матурлыгын яшь буынга җиткерү. Татар теле – безнең рухи хәзинәбез, күңел көзгесе. Юкка гына:
«Туган тел – халыкның җаны»,
«Тел – милләтнең йөрәге»,
«Тел яшәсә – милләт яши» дип әйтмиләр.

Әгәр сез шигырь язарга яратасыз, күңелегездә туган уй-хисләрне шигъри юлларга саласыз икән – бу бәйге нәкъ сезнең өчен!

Иң оста 10 авторны матур бүләкләр көтә.
Җиңүчеләрнең шигырьләре «Яшел Үзән» газетасы битләрендә басылып чыгачак.

️️️Мөһим шарт: Әлеге бәйгегә шигырь юллаучылар «Яшел Үзән» газетасының икенче яртыеллыгына (6 айга) язылган булырга тиеш.

Туган телебезнең гүзәллеген бергәләп саклыйк, үстерик һәм киләчәк буыннарга җиткерик!
Илһамыгызны безнең белән уртаклашыгыз – шигырьләрегезне көтеп калабыз!

Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Иҗат җимешләрегезне 23 апрель 10:00 сәгатькә кадәр МАX мессенджерына 89274138343 телефонына юллагыз.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев