Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Кисәтү – тырыш эшкә искәртү

Район авыл хуҗалыгы белгечләре катнашкан зона семинар-киңәшмәсендә кисәтүләр күп яңгырады. Субсидиягә кагылышлысы аеруча мөһиме. Терлекчелеккә багышланган бу җыен Буа районындагы җаваплылыгы чикләнгән «Авангард» җәмгыяте биләмәләрендә үткәрелде. Апрель ае терлекчелек өчен иң авыр ай булуы һәркемгә дә мәгълүмдер инде. Әле генә суык кыш тәмамланды, узган ел әзерләнгән азык искерде, ә яңасына...

Район авыл хуҗалыгы белгечләре катнашкан зона семинар-киңәшмәсендә кисәтүләр күп яңгырады. Субсидиягә кагылышлысы аеруча мөһиме. Терлекчелеккә багышланган бу җыен Буа районындагы җаваплылыгы чикләнгән «Авангард» җәмгыяте биләмәләрендә үткәрелде.
Апрель ае терлекчелек өчен иң авыр ай булуы һәркемгә дә мәгълүмдер инде. Әле генә суык кыш тәмамланды, узган ел әзерләнгән азык искерде, ә яңасына бик иртә әле... Шуңа күрә яз башында бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк. Иң мөһиме, бозауларга күгәрә башлаган ашамлыклар бирергә ярамый. Сөтне дә яшь бозауларга сыйфатлы сөт бирә торган сыерныкын гына эчерергә кирәк. Шул ук вакытта товар сөтен җитештерүне дә киметмәскә кирәк. Кисәтүләрнең икътисади нигезе дә әйтелде: ТР буенча беренче кварталда авыл хуҗалыгы биргән 26 млрд. сум күләмендәге табышның төп өлеше терлекчелекнеке икән. Монысын да киметергә ярамый, әлбәттә.
Гомумән, киңәшмәдә терлек азыгын әзерләүгә төп игътибар бирелде дисәк тә ярый. Шул ук бозауларның сәламәтлеге дә, сөтнең сыйфаты да ахыр чиктә, аннан бәйле ич. Һәм хуҗалыкларга дәүләт субсидиясен дә терлек азыгының сыйфатына карап бирәчәкбез, дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов. Беренче чиратта азыкның сыйфатын күрсәтүче лаборатория белешмәсен таләп итәчәкбез, дип кисәтте ул семинарга җыелганнар алдында чыгыш ясаганда. Сөт җитештерү тармагына быел Федераль үзәк өстәмә рәвештә 3,2 млрд. сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтәчәк. Менә шул ярдәмгә лаек булыр өчен таләпләр дә югары. Министр урынбасары әйтүенчә, бер сыер көненә сөтне 13 литрдан да ким бирмәскә тиеш. Һәм сөттә аксым - 3,1 процент, майлылык - 3,6 проценттан ким булмаска тиеш. Әйтергә кирәк, семинар үткәрелгән «Авангард» җәмгыяте үз өлешен шикләнми өмет итә ала. Әлеге хуҗалык уңганнары узган ел һәр сыердан 6400 литр югары сыйфатлы сөт савып алган. Рентабельлеге 40 процент тәшкил иткән бу җәмгыятьтә күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин булды. Белгечләре дә, эшчеләре дә үзләренең эш алымнары турында ачылып сөйләделәр. Уңышка ирешү өчен һәркемнән тырыш хезмәт таләп ителә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев