Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Укучыбыз мөрәҗәгате: Теплицага кыярны «яратучы» серле ерткыч ияләшкән – нәрсә эшләргә?

***

Фото: редакция архивыннан

Быел кызык хәлгә тарыдым әле, кызлар. Елдагыча, теплицага ике-өч төп кенә кыяр утырттым. Иртән чыгып карасам, берничә кыяр үсентесе бөтенләй юкка чыккан. Әйтерсең лә, кемдер төптән йолкып, алып киткән. Ни дип уйларга да белмәдем. Бер атна узгач, тагын шул ук хәл кабатланды. Бу юлы бер-ике яфрагы гына калган. Иң гаҗәбе – томат үсентеләренә тимиләр, нәкъ менә кыярны «яраталар». Нинди бөҗәк, йә нинди ерткыч шулай зыян сала икән? Бәлки газета укучыларыбыз арасында бу хәлгә тарыган кешеләр бардыр? Белүчеләр булса, киңәшләрегезне языгыз әле. Әрәм хезмәт бит менә шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев