«Тынычлап йоклый да алмыйбыз»
Әйтәм әле

«Тынычлап йоклый да алмыйбыз»

***

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Кайберәүләр Яшел Үзәннең «Каенлык» паркы янында яшәүчеләрне бәхетле, ял итәргә матур урын бер адымда гына дип, уйлый торгандыр. Әмма безнең кич саен нинди шау-шуда яшәгәнебезне күз алдына да китермиләрдер. Машиналарның каты тавыш чыгарып парковка буенча әйләнүләре, музыка акыртулары, үзләреннән соң тирә-юньне пычратып калдырулары... Кыланмышларын алга таба дәвам итәсем килми. Кичке уннан соң тынычлап йоклый да алмыйбыз. Яшьләрнең ничек ял итүләрен күрәсегез килсә, рәхим итегез. 

 


Нет комментариев