Төн уртасында балалар, яшьләр кая ашыккан?
Укучы фикере.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Яшел Үзәндә булган коточкыч юл фаҗигасе йөрәкне тетрәндерде. Берьюлы алты кешенең гомере өзелүе – әйтеп бетергесез зур кайгы. Бигрәк тә яшьләрнең вакытсыз китүе йөрәкне әрнетә. Аларның якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу фаҗигадән соң күпләр кебек мин дә уйланып йөрим. Төн уртасында балалар, яшьләр кая ашыккан? Ни өчен алар юлда булган? Әти-әниләре кая караган? Кызганыч, шәһәр урамнарында тизлек яратып, узышып йөрүчеләрне еш күрергә туры килә. Җәй җиткәч, мондый хәлләр тагын да арта кебек. Кайчак юлларда контроль җитеп бетми дигән уй да туа. Әмма иң мөһиме – һәркемнең үз җаваплылыгы. Руль артына утырган кеше үз гомеренә генә түгел, башкаларның да язмышына җаваплы икәнен онытмаска тиеш. Бүген без бу яшьләрне кызганып сөйлибез. Иртәгә мондый кайгы башка бер гаилә ишеген шакымас дип кем әйтә ала? Шуңа күрә юлда сак булыйк, тизлекне арттырмыйк, хәвефле маневрлар ясамыйк. Өйдә безне һәрвакыт көтеп торучы якыннарыбыз барлыгын онытмыйк. Аллаһ Тәгалә юлларыбызны хәвеф-хәтәрләрдән сакласын, мондый фаҗигаләр кабатланмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев