Телевизорда гади кешеләргә юл ачкан яңа тапшыру: «Дуслар җыелган җирдә»
***
Илсөя Садыйкова фотосы
Телевизорда яңа тапшыру күрсәтә башладылар. «Дуслар җыелган җирдә» дип атала. Яңа, күңелле һәм музыкаль тапшыру. Проект студиягә төрле районнардан кунакларны җыеп, җыр-бию, уеннар һәм кызыклы әңгәмәләр аша дустанә атмосфера тудыра. Иң мөһиме – гади һөнәр ияләрен очратырга мөмкин монда. Алайса телевизорны кабызыр хәл юк, гел җырчылар да, артистлар. Әйтерсең, дөнья йөзендә алардан башка һөнәр ияләре, хезмәт кешеләре юк. Кайсы районны күрсәтерләр икән дип, көтеп торам инде менә хәзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев