Тамашачының мәхәббәтен җырлап кына түгел, гадилек, ихласлык белән дә яулап була
Әйтәм әле

Тамашачының мәхәббәтен җырлап кына түгел, гадилек, ихласлык белән дә яулап була

Укучы фикере.

Рөстәм Сафиуллинның фотосы

Артистларны берсен мактап, икенчесен читкә куясым килми, һәркемнең холкы төрле. Шулай да бер хәл турында әйтмичә булдыра алмыйм. Бер көнне Мәскәүдән кайтканда заправкага туктаган идек. Шунда иң популяр җырчы, исемен әйтмим инде, күрдем. Танылган җырчы бит, дәшми генә узып китә алмадым, «Ой, исәнмесез!» – дип шатлана-шатлана эндәштем. Ул исә миңа мыскыллы карашын ташлады да, берни дәшмәде. Ярар, исәнләшмәсен дә ди. Әмма сәхнәдән меңләгән кешегә «Барыгызны да яратам, люблю!» дип кычкыра бит. Тормышта да халыкка хөрмәт булырга тиештер инде.

Ә менә икенче очрак күңелгә май булып ятты. Балаларга мәктәп киеме эзләп, базарга барган идек. Шунда Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов белән Резидә Сәлахованы күрдем. Таныдым да, елмаеп: «Исәнмесез, без сезне таныдык», – дидем. Артем исә, ике дә уйламыйча: «Без дә сезне таныдык, исәнмесез!» – дип елмаеп дәште. Резидә дә ачык йөзле, мөлаем. Алар да артист бит, масаеп, башларын күтәреп узып китә алырлар иде. Юк, кешелеклелек бар. Минемчә, артистның чын дәрәҗәсе сәхнәдә генә түгел, гади халык белән көндәлек аралашканда да күренә. Тамашачының мәхәббәтен җырлап кына түгел, гадилек, ихласлык белән дә яулап була.


Нет комментариев