Укучы фикере.
Фото: ясалма интеллект
Хәзер кайвакыт таныш-белешләрнең генә түгел, хәтта иң якын кешеләребезнең дә кая баруын, ниләр күрүен социаль челтәрләр аша беләбез. Кемдер ял итә, кемдер концертка бара, кемдер кафе-рестораннарда тәмле ризыклар белән сыйлана – һәм боларның барысын да башкалар белмичә калмасын дигәндәй, социаль челтәрләргә урнаштырып барабыз. Шулай итеп, читтән караганда, барыбыз да бик бай, бәхетле һәм рәхәт яшибез кебек тоела. Әмма сүзем моның турында түгел.
Шәхси тормышны бөтен нечкәлекләре белән башкаларга күрсәтү чыннан да кирәкме икән? Кая барганыңны, кем белән очрашканыңны, нәрсә ашаганыңны, нинди шатлык кичергәнеңне һәркемгә белдереп торуның нинди ихтыяҗы бар? «Куйсыннар, рәхәтләнеп карыйбыз», – диючеләр дә бардыр, әлбәттә. Һәркемнең үз карашы, үз фикере. Әмма бер гади хакыйкатьне дә онытмасак иде: бәхет тынычлыкны ярата. Кайбер шатлыкларны бары тик үзеңдә, гаиләңдә, якыннарың арасында гына саклау да мөһим. Бәхетне күрсәтү түгел, аны чын күңелдән тою мөһимрәк түгелме соң?
Нет комментариев