***
Фото: редакция архивыннан
Күзләрне кызыктырырлык бакча җиләге сатуга чыкты. Әйе, хәзер ул ел әйләнәсе сатыла. Әмма җәй җитү белән киштәләрдә күбрәк күренә, кул үзеннән-үзе шунда үрелә. Еш кына бер сатучыдан алабыз. Шуңа да үземә сайлап алырга мөмкинлек бирде, чөнки арасында чери башлаганнары да очрый. «Авыз итеп карыйк инде, әгәр тәмле булса, тагын алырмын», – дим. Бәясе бар, тик тәме ис китәрлек түгел. Аннан, ниндидер ашлама тәме дә килә диимме. Үзең бакчаңда үстергән җиләккә җитми инде, ни дисәгез дә.
Нет комментариев